Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Январь аеның икенче санына кыскача күзәтү

"Туганайлар" газетасының бу сандагы 1нче битен Георгий Ибушевның кыш темасына язылган матур шигыре бизәде

Шулай ук, 5 февральдә үтәчәк “Туым җондозы-Рождественская звезда” конкурс-фестиваленең, этномәдәни мирасыбыз сагында торып, яшь талантлар барлавы турында язылды.

*

Җырчы Җәкәү йорты керәшеннәрнең үзенчәлекле культура мирасын барлау, аларны берләштерү максатыннан, оештырылган “Җакын дуслар җыелышкач” дигән проектны дәвам итә. Бу елның февраль аенда Менделеевск керәшеннәре айлыгы көтелә дип хәбәр ителде. Бу хакта икенче биттә укый аласыз.

*

3нче биттәге “Быел безнең – юбилей” мәкаләседә “Туганайлар”ның 20 ел дәвамындагы эшчәнлеге, нинди үзгәрешләр кичерүе һәм юбилей елы буларак, газетада тагын нинди яңалыклар көтеләчәге язылды.

Шул ук биттә урын алган “Халыкныкы халыкка кайтырга тиеш” исеме астында басылган язма да укучыларыбыз игътибарыннан читтә калмас. Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә этномузыка белгече Геннадий Макаровның “Яңгыра, керәшен җыруы” китабын тәкъдим итүгә багышланган кичәдән язылган репортаж һәркемне уйландырыр.

*

Бу санда “Түбән Кама мәгарифенә нигез салган Максимов” дигән мәкалә дә басылды. Анда чыгышы белән Мамадыш ягы керәшеннәреннән булган Николай Максимовның педагогик эшчәнлеге, кызыклы һәм бай тормыш юлы яктыртыла.

*

Качману бәйрәмендә редакция журналистлары Мамадыш районының Юкәче авылына бардылар.  Юкәчелеләр бу бәйрәмне саф һавада уха, тәбикмәкләр пешереп, купельдә су кереп, тау шуып уздыра. Авыл һәм аның тырыш халкы турында тулырак бу санда укып белә аласыз.

*

7нче биттә “Алты балалы Чернышевлар гаиләсенең бәхет сере“ дигән мәкаләне укып, соклану хисләре кичерерсез. “Җанга җакын җамагатым” дигән яңа рубрика астында бирелгән әлеге язма Чистай районының Бахта авылында гомер итүче гаилә белән таныштыра.

*

Бу сандагы русча кушымтада “История деревень по ревизским сказкам” мәкаләсе дә басылды. Язма Урта Баграж һәм Сарсаз Тамак авылларының тарихы турында сөйли.

*

Студентлар һәм Татьяна көне уңаеннан, җырчы, керәшен яшьләре активисты Татьяна Ефремованың студент еллары истәлекләре дә бирелде.

*

"Белемнек" сәхифәсендәге “Евангелист апостоллар” язмасы – Иисус Христосның иң якын өйрәнүчеләреннән дүртесенең тормыш юлы белән таныштыра.

*

Соңгы, 12нче биттә, артистлар тормышына кагылышлы кыска язмалар, файдалы киңәшләр урын алды.

Газетабыздагы язмаларны карендәшләребез яратып укырлар, дигән теләктә кала редакция хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев