Марина Тараканова "Созвездие - Йолдызлык" фестивале җиңүчесе
Новости

Марина Тараканова "Созвездие - Йолдызлык" фестивале җиңүчесе

13 апрель көнне “Уникс” концертлар залында "Созвездие-Йолдызлык" XVIII республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең беренче гала-концерты булды

Инде ничә еллар буе әлеге фестиваль Татарстанның төрле төбәкләреннән талантлы яшьләрне бергә җыя. Быел да “Уникс”та үткән гала-концертта 1200 конкурсант көч сынашкан. 
Бу концерт керәшен яшьләре Форумы узган көннәргә туры килде. Актив яшьләребез Форумда катнашырга да, фестивальдә призлы урын яуларга да өлгерделәр. Шуларның берсе Кайбыч районы Олы Тәрбит авылы кызы Марина Тараканова. “Йолдызлык” конкурсында инде беренче тапкыр гына катнашуым түгел. Тик гала-концертка кадәр үткәнем юк иде әле. “Сандугач”, “Ике бас” дигән җырлар белән чыгыш ясадым”, - дип сөйли Марина. Быел Маринага зур уңыш елмайган. Ул гала-концертка гына үтеп калмыйча, призлы өченче дәрәҗә дипломга да лаек булган. Котлыйбыз, Марина! 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Молодец Мариночк!!!