Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Керәшен чибәре Алиса Исакова "Мисс и Мистер студенчество - 2018" бәйгесенең жиңүчесе

17 май көнне Яр Чаллы шәһәренең “КАМАЗ” мәдәният йортында “Мисс и Мистер студенчество – 2018” матурлык һәм сәләт бәйгесенең финалы гөрләп узды

Исегезгә төшерәбез, барлыгы бу бәйгенең финал турына Яр Чаллы шәһәренең төрле югары уку йортларында белем алучы 7 кыз һәм 3 егет үткән иде. Алар арасында үзебезнең керәшен, Дүсмәт авылы кызы, “Кряшен чибяре - 2017” конкурсанткасы  Алиса Исакова да көч сынашты. Ике ай дәвамында конкурсантлар өчен төрле бәйгеләр, тренинг, мастер-класслар оештырылды. Катнашучылар реаль киңлектә көч сынашкан арада, алар өчен виртуаль интернет челтәрләрендә тавыш бирү барды. Шулай итеп, финал нәтиҗәләре буенча, Алиса Исакова “Мисс талант” номинациясендә җиңүче титулына лаек булды.

“Конкурс уңышлы гына үтеп китте. “Мисс талант” номинациясендә җиңдем. «Кряшен чибяре» конкурсында мин үзем яхшы белгән халкымның йолаларын, җырларын курсәтсәм, бу конкурста биремнәр гел икенче төрле иде. Тик шулай да миңа бу конкурс бик ошады. Үземә яңа дуслар таптым, өр яна ММС 2018 гаиләсе барлыкка килде. Быел да “Кряшен чибяре” бәйгесендә катнашырмынмы белмим. Әле аның турында уйламадым. Алда сессия бирәсем бар. Хәзерге вакытта бөтен уйлар шуның турында.”, - дип уртаклашты Алиса.

Фото: Алиса Исакованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев