Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Геннадий Емельянов эшеннән китте.

Бу хакта бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узган район Советының чираттан тыш утырышында билгеле булды.

Алабуга, 19 сентябрь, «Татар-информ», Диана Авакян).

Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов үз вазифасыннан китте. Бу хакта бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узган район Советының чираттан тыш утырышында билгеле булды.

Мөхәммәтшин республика җитәкчелеге исеменнән Емельяновка Алабуга районында башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Шәһәр уңай якка үзгәрә, инвестицияләр җәлеп ителә, социаль программалар актив тормышка ашырыла. «Район Татарстанда төрле юнәлешләр буенча егермелек эчендә. «Интеграль күрсәткеч сезнең елдан-ел үсүегезне күрсәтә. Бу безнең өчен бик мөһим», - диде республика парламенты спикеры.

Алабуга бай мәдәнияте һәм тарихы хисабына Татарстан Республикасыннан читтә билгеле булды, дип өстәде ул.

 «Мин сезнең белән хушлашмыйм: сау булыгыз, димен. Ышанычыгыз өчен рәхмәт», - диде ул.

  • 8 сентябрьдә Татарстанда алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау булды. Анда «Бердәм Россия» партиясе 72,4 процент тавыш җыйды. Республика парламентында 100 урынның 82сен алды. Татарстан Дәүләт Советына партия вәкилләре сыйфатында Алабуга, Яшел Үзән һәм Спас районнары башлыклары сайланды. Алар гамәлдәге муниципалитет башлыклары вәкаләтләрен туктаттылар.

Геннадий Емельянов 1957 елның 1 гыйнварында Татарстан АССРның Зәй районы Карамалинка бистәсендә туа. Казан химия-технология институтын тәмамлаган.

1987 елда Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, баш инженер, аннары «Камэнергостройпром» җитештерү берләшмәсе автотранспорт колоннасы директоры итеп билгеләнә. Чаллы шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары, Яшел Үзән районы башлыгы, Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры була.

2010 елда Алабуга муниципаль районы башлыгы итеп сайланды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев