Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Кибәчтә кыяр үстерүче Саид

“Күршеләр бәрәңге үстерә, ә мин – кыяр”, – ди Саид

Питрәч районы Кибәч авылында кыяр үстерүче таҗик барлыгын ишеткәч, берьюлы аны да күреп китәргә булдык. Аның үзенең тулы исеме Саидҗан икән. Әмма авыл халкы аны Саид дип йөртә.

Әйләнгеч юллардан йөри торгач, елга буендагы урамга барып җиттек. Урам башыннан ике йорт узуга, бәрәңге бакчасының буеннан-буена сузылган теплица күренде.

Моннан бер унбиш еллар элек Саидны язмыш Казанда Александр Золин белән очраштыра. Күз карашыннан ук ышанычлы, булдыклы кеше икәне сизелеп торган Александр аны Кибәчегә яшәргә чакыра. Беренче килүендә үк таҗик Саидка авыл да, кешеләре дә ошый. Ул Кибәчтә теркәлеп, 20 сутый җире булган бер йортта яши башлый...

“Күршеләр бәрәңге үстерә, ә мин – кыяр”, – дип Саид гади нәрсәдәй генә әйтсә дә, киңлеге – 20, озынлыгы 100 метр булган теплицалардагы суган, кыяр, помидор ише яшелчәне тәрбияләп үстерү бер дә җиңел түгелдер. Елның сигез-тугыз аен тир түксәң генә уңыш алып була. Теплицада рәт-рәт булып утырган һәр кыяр үсентесен нечкә бау ярдәмендә өскә үрмәләткән. Яшел яфраклар арасында кыярлар күзгә чалына. Чүп-мазар күзгә ташланмый, димәк, Саид дүрт улы белән көне-төне диярлек биредә эшли. Егетләр аның төп булышчылары. Кыяр үстерү серләрен тәмам өйрәнеп бетергәннәр. Хәзерге вакытта табигый ризыкка өстенлек бирүчеләр күп. Тирестән башка, бернинди дә ашлама һәм химикат кулланмыйча, Кибәчнең уңдырышлы туфрагында үсә бит ул кыярлар.

Саид үзе дә, малайлары да Кибәчтә, закон нигезендә теркәлеп яшиләр. “Без – Россия гражданнары, – дип горурлык белән сөйли Саид. – Мин үзем 10 ел Согуд Гарәбстанында белем алдым. Әмма Кибәчтәге кебек җирне күрмәдем. Монда табигать матур. Тыныч, яшеллек. Күршеләр дә
әйбәтләр. Кибәчтә халык – гади, кешелекле. Үзем дә тыныч кеше мин. Ачуланмагыз, өйгә чакыра алмыйм, йортыбыз янды. Ут нәрсәдән чыккандыр... Әгәр пандемия булмаса, бу язда йорт җиткезә идек инде”.

Кем белә, әгәр кайчан да булса Кибәч ягына юлым төшсә, авылның бу урамында сигез балалы таҗик Саидҗан Сатаровның заманча иркен йорты каршы алыр... Шул йортны, андагы бала-чага чыр-чуын күзаллап саубуллаштым Кибәч авылының эшчән таҗигы Саид белән... Алга таба кибәчлеләр белән таныштыруыбызны дәвам итәрбез.

Фирая МОРАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев