Рәхмәт сезгә!
Теләче районының иң матур җирендә, урманга сыенып Субаш авылы урнашкан. Авыл уртасында замана җилләренә бирешмәскә тырышып, чал тарихлы мәктәбебез оптимизация вакыйгаларыннан соң үзенең яшәвен дәвам итә. Ул бу төбәктә иң өлкән мәктәпләрнең берсе. Аның туган елы XIX гасырга барып тоташа.
Безнең мәктәптә армый-талмый балалар арасында гөрләп, аларга белем һәм тәрбия бирүче укытучыларыбыз Сергеева Елизавета Григорьевна һәм Яковлева Вера Васильевна эшли. Алар егерме елдан артык үзләре сайлаган һөнәрләренә тугрылык-лы булып калдылар. Укытучы һөнәре кызыклы да, авыр да. Бары тик балаларны һәм үз эшеңне яратканда гына укытучы дигән бөек исемгә лаек булырга мөмкин. Субаш авылы укытучылардан уңды. Алар шаулатып мәктәптә төрле-төрле чаралар үткәрәләр. Һәрбер бәйрәмгә ветеран укытучыларны чакыралар һәм кунак итәләр. Гөрләтеп җәй көнендә зур бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Ике ел рәттән район мәктәпләре арасында узучы "Иң яхшы мәктәп яны тәҗрибә участогы" бәйгесендә катнашып, беренче урынны яуладылар, Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Ә дәресләрдә балаларны эзләнергә, гадәти булмаган шартларда фикер йөртергә өйрәтә торган биремнәр әзерләргә, укытуны үстерелешле, проблемалы итәргә омтылалар. Укыту процессында компьютер уеннарын, мультимедиа презентацияләрен даими кулланалар. Аларның төп максатлары - мөстәкыйль фикерләүче, белемле, иҗади, әхлаклы, физик яктан көчле шәхес тәрбияләү.
Тынгысыз җанлы укытучыларыбыз - Елизавета Григорьевна һәм Вера Васильевна бүген дә яраткан укучылары белән бергә белем сукмагыннан атлыйлар, эзләнү-тикшеренү эшләрен дәвам итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев