Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Литературные произведения

Никифор Тукмачев: «Бер гармунчы таңга кадәр йөрде яшьлек өләшеп»

Югары Баграж егете, Түбән Камада яшәп иҗат итүче карендәшебез Никифор Тукмачев шигырьләре.

Табышмак

Күп бирдем, чамадан артык,

Сөенде сабый бала.

Артык бирсәң хатын-кызга,

Рәнҗи, хәтере кала.

 

Аз бирдем яшь-җилбәзәккә,

Үпкәләттем, мин беләм.

Азрак бирдем бер ханымга,

Сөенде чын күңелдән.

 

Нәрсә өләшеп йөрдең, дип,

Сорарсыз аптырагач.

Күп уйламый әйткән идем,

Үз яшьләрен сорагач.

 

Йөрде яшьлек өләшеп

Кемдер уйный, үзе җырлый,

Моңга тулган урамнар.

Керфек какмас,йоклап ятмас

Эчтә җаны булганнар.

 

Уйна, әйдә, уят барсын,

Җыр сөйгәннәр кушылыр.

Рәхмәт сиңа, яшьлегемнең

Кайтавазы – шушыдыр.

 

Авылдан ташып чыккан моң

Агыла үзәннәргә.

Сабырлыклар телим ялгыз

Яшәүгә түзгәннәргә.

 

Төнге авыл кочагында

Өйдән-өйләргә дәшеп,

Бер гармунчы таңга кадәр

Йөрде яшьлек өләшеп.

 

Тын да алмый тыңлап яттым,

Уйнады “Авыл көе”н.

Ташып түгелде мендәргә

Мөлдерәмә күңелем.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев