Күрәчәк күкләрдә языла (хикәянең дәвамы)
Язучы, шагыйрь, педагог Зинаида Захарованың яңа әсәрен тәкъдим итәбез.
Җан ярасы булып калган яр
— Гришаның сине күрәсе килгән. Бик үтенеп сорый. Очрашырсыз. Янына кызларыбыз белән чыгарсың, — диде, Микулай тыныч кына.
Надяның дулкынлануын, каушавын күрми калмагандыр ире.
Хатыны нәкъ ул әйткәнчә эшләде. Олы кызын җитәкләп, кечесен кулына алып, калтыранып капкадан чыкты. Йөрәге күкрәгеннән чыгып китәрдәй булып тибә. Тез буыннары йомшады. Егылып кына китмәскә иде…
Надя капка төбенә чыгып басуга, Гриша, аңа якын ук килеп, чынлап та бу хатын Надямы дигәндәй, кулы белән аның аркасыннан сыпырып алды. Аларның күзләре очрашты.
— Надя, исән-сау яшисеңме? Тормышларың ничек? — дип кызыксынды Гриша, елмаерга тырышып.
— Ничек яшәгәнемне күрәсең инде, — диде Надя, башын иеп.
— Күрәм, бик баегансың син, — диде дә, олы кызга тәм-том бирде егет.
Сүзләр ялганып китмәде. Егетнең күзләре тәрәзәдә иде. Надяга да тәрәзәдән Микулай карап торадыр кебек тоелды. Аларның күрешүләре шулай тәмам булды.
Ерак җирләргә киткәнче, Гриша белән тагын бер очрашырга насыйп булган икән Надяга. Ул авылдашлары белән район үзәгенә сөт сатарга йөри иде. Ферма эше җиңел булмаса да, хуҗалыкта да ике сыер асрадылар. Ул җитез килен, ферма эшенә дә өлгерә, йортны да алып бара.
Сыерлары сөтне мул бирә. Сатарга барганда, ике кулында да зур бидоннар була. Күп фатирлы биек йортларда сөт сатучыларны көтеп торучы клиентлары да бар. Сөт сатылмый калса, подъездларга кереп:
— Кому надо молоко? — дип, сөтләре сатылып беткәнче кычкырып йөри алар.
Бидоннары бушагач, бар да авылга, кайту ягына борыла. Балаларга күчтәнәч алырга да онытмыйлар. Вокзалда бер төркем авыл түтәйләре автобус көтеп торганда, каяндыр Гриша килеп чыкты. Надяны күреп, җил-җил атлап, елмаеп янына килде.
— Кемне күрәм мин, — дип, Надяны кочагына алып, күтәреп әйләндерә башлады Гриша.
Авыл хатыннарының күз карашыннан качып, алар урамга чыктылар. Гриша сөйгәнен кысып-кысып кочаклый, чәчләреннән сыйпый. Егет, Надяның тупасланган кулларын учына алды:
— Мин берәүне дә ярата алмыйм. Гел сине уйлыйм. Әйдә, бергә Владивосток ягына китәбез. Кызларыңны да алабыз. Кеше көлкесе, син сөт сатып тамак туйдырып йөрисең. Күрдем, тормышың авыр синең. Балаларыңны үземнеке итеп кабул итәрмен, алар белән өйдә генә утырырсың. Эшем яхшы, анда тормыш күпкә җиңелрәк, үкенмәссең.
— Юк, мин беркая да китмим. Әти-әнигә кайгы-хәсрәт китерәсем килми. Минем тормышым җайга салынды инде. Язмыштан узмыш юк.
Хушлашканда Гриша Надяны кабат кочагына алды да, башын аның чәчләренә куеп, колагына пышылдыдады:
Гафу ит, иркәм. Бергә була алмадык.
Алар шулай аерылышалар. Яшь хатынның йөрәк ярасы янә ачылды.
— Әй, аккошлар очты, күрдегезме
Һаваларга менеп киткәнен?
Ике дә күзләрем юлда булды,
Син идең ул минем көткәнем.
Гришаның: «Гафу ит, бергә була алмадык», — дигән сүзләре гомер буе колагында яңгырап торды.
Тормыш дәвам итте...
Замана балалары
Нина уянганда караңгы иде әле. Йокы бүлмәсеннән капшанып дигәндәй чыкты ул. Коридорда ут яндырып, ишек катындагы кием элгеченә эленгән киемнәрне барлады. Элгечтә Маринаның кызыл пәлтәсе белән рәттән ир-ат курткасы да эленеп тора. «Миша да бездә икән», — дигән уй йөгереп узды ананың башыннан.
Кичтән, эшеннән арып кайтканлыктан, аш-су бүлмәсендә озак юанмады. Кызы Марина әле институттан кайтып җитмәгән иде. «Хәер, институттамы икән? Берүк, изге юлларда гына йөрсен, балакай. Исән-сау булсын», — дип теләде ана.
Көндәгечә, улының мәктәп хәлләре белән дә кызыксынды. Улы телефоннан башын күтәреп карамаса да, аңа киңәшләрен бирергә дә онытмады.
— Тиздән икенче чирек тәмамлана, тырыша күр. Кеше көлкесенә калдырма безне. Билгеләрең начар булса, җыелышыңа бармыйм, — диде ана, тыныч булырга тырышып.
Петя башлангыч классларда яхшы гына укып килде. Билгеләре төшүгә шул телефон гына сәбәпче булды инде. Ничә карасаң да, кулында телефон. Кем уйлап чыгарган андагы уеннарны?! Бәхетсез балалар алар. Табигатьтә уйнауның да ни икәнен белмиләр. Урамда ник бер бала күзгә чалынсын. Юк, бер Нинаның малае гына түгел, бөтен бала-чага шул гаджетлар аркасында юкка чыгып бара. Беренчедән, күп вакытларын ала, икенчедән, күзләренә зыян китерә. Дәресләренә аяк чалуны әйткән дә юк. Балалар, шул телефонга алданып, укуга күңел салмыйлар. Сөйләшүне оныттылар. Аралашуны, әңгәмә коруны белмиләр. Үзләре дә телефон-автоматка әйләнеп баралар. Бөтенесендә булгач, телефонсыз да йөртеп булмый. Баланы контрольдә тоту өчен бер дигән бит үзе. Менә шундый бик каршылыклы нәрсә инде ул.
— Билге төзәтергә вакыт бар әле, — дип мыгырданды Петя, әнисенең күңеленә өмет чаткылары салып.
— Яхшы укысаң төзәтәсе дә булмас иде, балам, — диде ана, улының калын кара чәчләрен сыйпап.
— Тема белмәгәнгә түгел, тәртип өчен куйды апа ул «2»лене, — дип акланды Петя.
— Апаң дөрес эшләгән, дәрестә тәртип бозарга ярамый, — диде әнисе, укытучыны яклап.
Аллага шөкер, улы быел буйга да үсеп китте. Кечкенә кала дип бик борчыла иде Нина. Ул йомшак кулларын ипләп кенә улының иңбашына салды, күңелендәге сөю хисләрен кушып, яратып, иңнәреннән сыйпап алды. «Бәхетле, тәүфыйклы бала булып үссен иде», дип теләде ана. Балаларына булган изге теләкләре күңел түрендә аның. Берәү дә үз баласына начарлык теләми.
Кызы өчен дә борчылмаган көне юк, берүк, бу егет кызын алдап кына йөрмәсен. Миша үзе бер дә начар малайга охшамаган, зирәк, уку алдынгысы. Имтиханнарга гел бергә әзерләнәләр, Маринага теләп ярдәм итә.
Ана кабат коридорга чыкты. Беренче тапкыр күргәндәй, яшьләрнең киемнәренә карап уйланып торды. Мишаның ботинкалары юл өстендә үк калган. Ашыкканнар болар... «Читкәрәк алып куя да белмиләр үз әйберләрен», — дип уйлады Нина. Берни эшләп булмый, яшьлек…
Бүген ял көне, йокласыннар инде. Егетнең кызы янында куна калуына эче пошса да, берни эшли алмый шул ул. Әйтеп кара син аларга, нигә авыз ачканыңа үкенерсең. Кызы белән сөйләшмәде түгел, сөйләште, тик аңлаша гына алмадылар.
— Без алай түгел, без болай идек, егетләр кулыбыздан тотарга да курка иделәр. Кая ул йоклап калу, —дип сүз башлап карый Нина.
— Әни, хәзер замана башка. Онытма, егерме беренче гасырда яшибез. Син «Царь горох» заманындагы тәртипләр турында сөйләмә. Мин аны яратам, ул — мине. Безгә бергә рәхәт. Безгә шулай ошый, — дип кызы кырт кисә.
«Ана күңеле балада, бала күңеле далада», димәсләр иде аны. «Юк җирдән проблема табып, шул проблеманы күпертеп, йөрәк маен ашап йөрим», — дип уйлады Нина.
— Маринаны яратам, — дип чатнап тора Мишасы. Мәхәббәт барысын да җиңәр. Икесе арасында ярату булгач, яшәү җиңелрәк булыр. Әнә, әнинең яраткан Гришасы калган. Әти аны урлап алып кайткан. Ә ничек яшәделәр! Авылда кешеләр арасында үрнәк булдылар. Нина әтисе белән әнисенең сүзгә килгәннәрен, тәмсез сүз әйтешкәннәрен, кычкырышканнарын хәтерләми. Үскән чакта да күрмәде, хәзер дә күргәне юк.
— Гришага чыккан булсам, ничек булыр иде, белмим. Әтиең белән яши башлагач, аны яраттым. Әтиең бит яратмаслык түгел. Диңгез кебек зәңгәр күзләренә кереп баттым. Яши-яши кайнар кочагында бар дөньямны, Гришаны да оныттым. Балалар тугач, араларыбыз тагын да якынайды. Яшәгән саен әтиегезне ныграк ярата бардым, — дип сөйләгән иде.
Марина белән Миша институтта өченче курста бер төркемдә укыйлар. Өченче курсның яртысы тәмам дияргә була. «Экваторга җиттек», — дип бик шатланды алар. Имтиханнар үтүне дә көтмәделәр. Килештерделәр, төркемнәре белән кафеда бәйрәм иттеләр. Алар беренче курстан гел бергә. Миша беркөнне, бергәләшеп табын артында утырганда ачылып китеп:
— Маринага бер күрүдә гашыйк булдым, — диде, кызны оялтып.
Хәерлегә булсын, кызы да шулай ди. «Миңа Мишадан башка берәү дә кирәкми, мин аны яратам», — дип, былтыр ук Надяга серен чиште. Миша, беренче тапкыр төркемгә килеп керүгә, «бу егет минеке булырга тиеш дип уйладым», дип көлдергән иде.
— Ә Миша сине яратамы? — дип сорады Надя.
— Әлбәттә, ярата, шигем юк, — дип җавап бирде.
Шулай да әдәп дигән нәрсә булырга тиештер бит. Ул егет Ниналарның өч бүлмәле фатирларында куна-төнә ятарга тиеш түгелдер. Кызы белән ачуланышасы да килми шул. Менә шундый каршылыклы уйлар белән яши инде Надя. Ире Митя да еракта, Себер ягында эшли. Кайткач та аны өйдәге мәшәкатьләр белән борчыйсы килми. Менә шулай бу проблема чүпрәдәй кабарганнан-кабара бара.
Миша — күрше район егете. Институт тулай торагында яшисе килми икән. Кызның әтисе өйдә чакларда егетнең килү-китүләре кими, әлбәттә. Әти кешенең дә кызы белән ачыктан-ачык сөйләшкәне юк. Кызыксынган булып:
— Миша кем була соң инде безнең Маринага? — дип сорап куйган иде.
— Егете инде. «Яратам», ди бит. Яшьләрнекен белеп булмый. Араларына керәсем килми, — дип җавап бирде Нина.
— Кызны алдап йөрмәсен генә, диюем.
— Юк инде, андый егеткә охшамаган, — дип, Нина үзен дә, Митяны да тынычландырырга тырышты.
Шулай да ул кызына егетнең ошамаган сыйфатларын әйткәли башлады.
Марина аптырап калмады, җавабы әзер икән:
— Әни, бәйләнергә сәбәп эзлисең син. Ул шулай көлә, шатлана белә. Ә без шатлыгыбызны күрсәтә дә белмибез.
Ә Нина, киресенчә, табын артында Миша үзен тота белми, әдәпсез, өйдәгеләрне хөрмәт итми дип уйлый.
Шулай бер көн иртәнге якта Нина кухняда чакта егет, трусиктан гына кереп, су эчеп чыкты. Аның бу кыланмышы кырга сыймаслык булып тоелды анага. «Оят дигән нәрсә бөтенләй юк икән бу егеттә», — дип уйлады. Егетне бу кыяфәттә күргәч, тәненә бала йоннары чыкты. Нина өйдә трусиктан йөрергә улына да, иренә дә рөхсәт итми. Юк, берни әйтә алмады ул Мишага. Алай да, үпкәләтмим дип, бик сабыр, йомшак булырга тырышып, кызына гына:
— Кызым, син Мишага аңлат инде. Безнең өйдә берәү дә трусиктан йөрми.
Кызы бу сүзләрдән көзге күркәдәй кабарды.
— Мишаның өйдә трусик белән йөргәне юк. Син шорты белән трусикны да аермаганга ул гаепле түгел, — дип, бик усал кыланып, бүлмәсенә кереп бикләнде.
«Тагын мин гаепле, азды бу яшьләр», — дип борчылды Нина. Ләкин шунда ук уйларыннан кире кайтты. Марина аларның бердәнбер кызлары бит. Мәктәптә яхшы укыды, әти-әнисенең йөзенә кызыллык китермәде. Институтта да тырышып укый, начар юлда йөрми. «Түзәргә инде, укуларын тәмамлагач, яшьләр үз көннәрен үзләре күрерләр. Якты йөзләрен бер күрергә тилмереп, сагынып, саргаеп ятарбыз әле», — дип юатты ана үзен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев