Күрәчәк күкләрдә языла (хикәянең дәвамы)
Язучы, шагыйрь, педагог Зинаида Захарованың яңа әсәрен тәкъдим итәбез.
Йоладан узып булмый
Ямьле җәйләр дә, яңгырлы көзләр дә үтеп китте. Надя яраткан ак кышлар да озак көттермәде. Кышларның матурлыгы белән сокланырга да вакыты юк әлегә. Ул күп вакытын фермада уздыра. Сыерлары бозаулый башлады. Бу чор сыер савучылар өчен бик мәшәкатьле дә, җаваплы да.
Надя, кичке савымнан соң да калып, сыерларын барлый, бозауларга сөт эчерә. Алардан тиз генә аерыла алмый шул. Бүген дә, вакыт соң булса да, ашыкмый гына кайтырга чыкты. Гриша белән булачак очрашуны уйлап, елмаеп, тар сукмактан атлады. Дөньяларга аклык өстәп, күбәләктәй кар ява. Бу матурлыкка хозурланып барып, ул артыннан килгән атны да, чанадагы кешеләрнең көлешкән тавышларын да ишетмәде. Мизгел эчендә кемнеңдер көчле куллары Надяны чанага тартып алды. Башына капчык киерттеләр. Надя тыпырчына, куллары белән капчыкны йолка.
— Җибәрегез, кеше бурлары. Мин сезне милициягә язып бирәм, — дип янады.
Кыз чанада ике ир-ат булуын шәйли. Ул аларны тавышларыннан танып ала. Берсе — Микулай, икенчесе — аның дусты Виктор. Надяның бу ике ир-егетне җиңә алмавы якты көн кебек ачык. Күпмедер шулай тарткалашып баргач, Микулай, Надяны кочагыннан җибәрми генә:
— Менә, ниһаять, минем хыялым тормышка ашты, тыпырчынма. Син бүгеннән минеке, — дип куйды.
Надя, бу сүзләрне ишетүгә, кычкырып елый башлады.
— Юк, юк. Мин сине яратмыйм. Йөргән егетем бар икәнен беләсең бит. Мин синең белән калмыйм. Әти бу хәлләрне ишетүгә килеп алачак, — дип кычкырырга ук тотынды.
Егетләр Надяның сүзләреннән шаркылдап көлделәр генә. Ат туктап калуга, хатын-кыз тавышлары ишетелде. Кызның башына киерткән капчыкны да салдырдылар.
— И, Микулай, безгә кыз качырган. Әйдә, бәбкәм, төкле аягың, тәмле-татлы телең, армас йөрәгең, талмас беләгең белән, — дип теләкләр теләде Микулайның ике туган апасы.
— Юк, мин сезгә кермим. Әтине чакырыгыз, — диде Надя, карышып. Шулай диюгә, Микулай көчле куллары белән Надяны күтәреп алды да аш-су бүлмәсенә кертеп утыртты. Көчләп өс киемнәрен салдырдылар. Аңлашылды. Ризык тулы табын белән көткәннәр Надяны. Бар да сөйләшенгән булган. Надя ашамады, эчмәде, елады да елады.
— Кызларның сирәге генә йөргән егетенә бара. Күрәчәк күкләрдә языла диләр. Елама, мине дә шулай урлап кайтты Симун дәдәң. Менә җиде ел үтеп тә китте, начар яшәмибез, Аллага шөкер. Яши башлагач яраттым үзен, улыбыз, кызыбыз үсеп килә, — дип, мактанып алды Маша түти.
Кыз йокы бүлмәсендә ялгыз төн кунарга тиеш. Тәрәзәләр тышкы яктан ачылмаслык итеп ныгытылган. Тәрәзәдән сикереп качу мөмкин түгел. Аның соңгы өмете дә сүнде. Ул җылы кофталарын, чалбарларын да салмады. Ятар вакыт җиткәч, Микулайның апасы кыз янына кереп, елмаеп, аркасыннан сөеп сүз катты:
— Вокзалда поезд көткән кебек утырма инде. Рәхәтләнеп, чишенеп ят. Яныңа берәү дә керми, йоласы шулай. Әти-әниең дә хәбәрдар, борчылма, — дип, кызны йомшартмакчы булды.
Юк, Надяны бу сүзләр генә юата алмады. Киресенчә, күзләреннән өзлексез эре яшь бөртекләре тәгәри башлады. Шулай да, Маша түтине тыңлап, кыз башын йомшак мендәргә салды. Бераз уйланып яткач:
— Нигә әти мине алырга килмәде икән? — дип, күтәрелеп, Машаның күзләренә текәлде.
— Әти кеше, көлкегә калып, урланган кызы артыннан йөрми инде, — диде Маша түти.
Кызның күзенә йокы кермәде. Уйлары Гриша янында чуалды. Кыз алдагы бәхетле тормышын күз алдына китергәндә янында Гришасы була. Алар яратышалар. Надяны ул гына бәхетле итәчәк. Микулай аңа бөтенләй ошамый. Ул — ят, чит кеше. Ничек итеп Надя аның белән бер түшәккә ятып йоклый алсын?! Булмаганны. Аллам сакласын! Аның бердәнбере, Гришасы бар. Алар пар канат булып, күгәрченнәрдәй гөрләшеп, бәхетле тормышта яшәрләр. Уллар, кызлар үстерерләр. Бар да Надя теләгәнчә булыр. Гришасы бу хәлләрне ишеткәч ни дияр? «Син инде Микулайның хатыны булгансың», — дисә. Юк, юк! Надя аңлатыр, бүлмәдә ялгыз башы төн кунуын әйтер. Микулай аның янына кереп тә карамады, бармагына да кагылмады.
Кара инде бу Микулайны. Очрашканда елмаеп, күңелендә нинди план йөрткән. Мөртәт. Теләгенә ирештем дип уйлый инде. Надяны өйгә алып кергәч ничек канәгать иде. Бәхетеннән күзләреннән нур түгелә. Апасы, җизнәсе белән шаярта, йөзеннән елмаю китми. «Ярар, теләгемә ирештем дип уйласын. Иртәгә бар да хәл ителер», — дип, үзен тынычландырды Надя.
Кыз икенче көнне иртән иртүк Маша түтиләрдән туры фермага китте. Урамда салкын иде. Суык, аның киемнәре аша үтеп, җанын өшетте.
«Микулай җиңде түгелме?» — дигән уйларыннан калтырана ук башлады кыз. Барысын да әтисе хәл итәр. Ул Надяны бик ярата, кызганыр, юатыр, бу бәладән йолып алыр. Хәзергә аның вакыты да юк, әти-әнисенә хәлне аңлату өчен бераз сүрелергә дә кирәк иде. Яңалыкны кичтән, кызның өенә барып, Маша түти түкми-чәчми аңлатып кайткан бит инде. Фермада яңалыкны белмәгән, ишетмәгән кеше калмаган булып чыкты. Бар да акыл сатты, Надяны тынычландырдылар.
— Юкка елама, Гришадан ким җире юк Микулаеңның. Артык та әле, — диделәр, ферма хатыннары.
— Нишләп минем Микулаем булсын ди ул?! Мин аңа кияүгә чыгарга җыенмыйм, — диде Надя, шыңшып.
— Чыккансың бит инде. Кыз баланың язмышы шулай була инде. Сине кем ярата, шуны яратасың, — диеште иптәшләре.
Аларның сүзе дөрес булып чыкты. Өйгә кайтып керүгә, әнисе, кече якка чакырып, киңәшен бирде:
Кызым, әтиеңнең холкын беләсең, басса бакыр, типсә тимер өзә. Сүзне дә бер генә әйтә. «Кызың кире кайтам дип авызын да ачмасын», — диде. Беләсең килсә, урлаганнан соң кире кайткан кызны аерылып кайткан хатынга тиңлиләр.
— Кияү начар малай түгел. Ике кулына менә дигән һөнәре бар, хәләл икмәген эшләп таба. Бүген кичтән кодалар килә. Киреләнгән булып, алар алдында безне кеше көлкесенә калдырма, — диде әтисе. Ачуланмады да, тавышын да күтәрмәде, каршы сүз әйтерлек урын калдырмады. Нинди гаделсезлек! Әти-әнисе Надяны аңламагач, кем генә аңлар? Алар Надяның бәхетле булуын теләмиләрмени соң? Кызларын кияүгә бирүне генә максат итеп куйганнармыни? Микулай яхшы егет, имеш. Авылда бик күп алар. Надя араларыннан берсен генә ярата. Гришаның армия сафларында хезмәт итәсе бар. Надя аны өч ел түгел, биш ел көтәргә дә риза. Кызның яшьлек хыяллары чәлпәрәмә килә түгелме? Надя өчен бәхет ишекләре ябыла түгелме? Уйларыннан айнып китеп:
— Нигә бүген киләләр соң алар? — дип сорыйсы итте кыз.
— Тимерне кызуында сугалар. Кода көйләргә киләләр, — дип елмайды әти кеше.
Туйда җырлап җылаттылар
Коданы көйлисе юк, кызының өлешенә тигән көмешеннән ул бик канәгать. Ничек кенә канәгать әле. Микулайны ярата иде бабай буласы кеше. Күршедә генә үскәнгәме, бөтен холкы, кылган гамәлләре күз алдында булды. Бу егет белән аның кызы юкка чыкмас. Кызларның бәхете шундый була инде, үзе яраткан белән бик сирәге кавыша. Яратыр. Яратмый гына карасын!
Кода көйләнде, туй көне сөйләшенде. Яңа мең тугыз йөз илле сигезенче елны, бөтен авылны гөрләтеп, туй белән каршы алдылар. Туй бик күңелле үтте дисәк, бернәрсә дә әйтелмәгән кебек булыр иде. Ашарга-эчәргә ризык мулдан. Күңел ачу, шаярулар җыр, моң өч көн авылны дер селкетеп торды.
Икеләр дә каен янәшә,
Берсен киссәң, берсе буш кала.
Безнең куеныбыз тулы китә,
Сезнең куеныгыз буш кала.
Суның буйларына төшкән идем,
Түбән таба суның агышы.
Җылашмыек әле, җырлашыек,
Кыз баланың шулай язмышы.
Керәшен туен күргән кешегә аның нинди булганын сөйләп тору артык. Күрмәгән кешегә сөйләп кенә аңлатырлык түгел. Керәшен туен күрергә кирәк. Туйдагы мәзәкләрне ишетеп калырга, кодаларның кара-каршы җыруларын тыңларга, килен бирнәләрен күрергә дип, тәрәзә төбенә авылның яше-карты җыелган иде.
Кодаларның җырулары урамга аермачык булып ишетелә:
Икеләрдә күке тиң кычкыра,
Ике урамнарны бер итеп.
Ипи-тозлар белән каршылыйбыз
Сез дә кодаларны зур итеп.
Кара сыерларның сөтен саудым,
Базар перәнниге җасарга.
Гомерләргә безгә шулай җассын
Бер табыннан ипи ашарга.
Кара урманнарга миннәр кердем,
Кисепкәйләр алдым дугалык.
Бу да гомерләрнең эчләрендә
Югалмасын безнең кодалык.
Күк кабаклары, әй, ачылса,
Күк өсләрен шунда күрербез.
Ходай бәхетләрне ким язмаса,
Гомерләргә бергә җөрербез.
Кыз ягыннан килгән кодалар да калышмыйлар:
Өсләреңә, әй, кигән пинжәгеңнең
Алгы итәгенә тап тигән.
Ходай күктән сиңа шулай дигән,
Җан сөйгәнеңне ал, дигән.
Аягыңа кигән, ай, итегеңнең
Бигрәк нәфис икән олтаны.
Безнең туган авылыбызда
Син икәнсең егет солтаны.
Хуҗалар туй күрергә килүчеләргә дә самогонны мул сондылар. Кат-кат чыгып сыйладылар.
— Көмешкәләре зәһәр, башка да бәрде, аякларны да җылытты, — диеште җыелган халык, сикергәләп.
— Киленнең генә күзләре юеш җирдә, — диде араларыннан берәү.
— Кызлар кияүгә җылап чыга инде, — диде икенчесе.
— Җылар да, үз егете дә җылап калды шул, — диде бер төртмә теллесе.
Туйларында Надяны җырлап җылаттылар. Эх, ул җырлар... Алар, аның колагында яңгырап, күңелендәге сагышны бик озак яңартып тордылар:
Тәрәзә төпләрендә тутый кош,
Ак җепәкәй белән тотыгыз.
Безнең бәбекәбез сезнең кулда,
Какмый гына сукмый тотыгыз.
Иртәләрдә торып битең юсаң,
Чөйдә бистәрләрең ак булсын.
Төнге йокыларың татлы булсын,
Иртән йокыларың сак булсын.
Туй үтүгә, яшьләр матур гына яшәп китте. Каенанасы бик яратты Надяны, йомшак итеп «кызым» дип дәште. Хатын-кыз буларак, ул аның уйларын да белә, күңелендәге кичерешләрен дә аңлый. Надя да каенанасына, туйлар үтүгә, «әни» дип дәште. Кул арасына теләп керде. Ашарга пешерү, өй җыештыру, кер юу кебек хатын-кыз эшләрен үз өстенә алды.
Яз көне Гришаны армиягә алдылар. Китте Гриша. Аның күңелен нинди уйлар айкагандыр, Надя белмәде. Авылда яшәсәләр дә, туйдан соң бер тапкыр да очрашмадылар. Ара ерагайгач, Надяга җиңелрәк кебек тоелды. Китүенә өч ел дигәндә, Гриша җәй башында гына кайтты. Аның кайтуы турындагы хәбәрне Надяга дус кызы килеп, сәгате-минуты белән җиткерде. Гришаның ялга гына кайтуы икән, Владивосток ягында диңгез эшендә калуы турында фермада да сөйләделәр. Надяның инде ике кызы үсеп килә иде. Кечкенәсенең яше дә тулмаган. Гриша кайтып ике-өч көн үтүгә, кичке якта Микулай хатынын гөлбәчкә чакырып алды.
Фото: Алина Кондратьева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев