Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Исемен оныклары саклый

Бабаларының бердәнбер хаты - Максимовлар гаиләсендә кадерле истәлек

Бу хат 1943 елда фронттан язылган. Аның хуҗасы Максимов Григорий Максимович, авылча әйтсәк, Мәкәш Гөргөрие, фронтка Саба (хәзерге Теләче) районының Тәмте авылыннан 1942 елның октябренда киткән. 17 яшен яңа тутырган улы Иван белән бергә, бер көнне. Тик, төрле фронтларга билгеләнү сәбәпле, юллары аерыла. Киткән көненнән башлап, Иванның бер генә хәбәре дә килми. Әлеге хатта да Гөргөри дәдәй олы улы Иван турында сораша. Иваннан кала, өйдә берсеннән берсе кечкенә тагын 5 бала: Питер, Николай, Симый, Кирый, Мария. Тиздән үзе сугышка киткәндә карында калган җиденче баласы, кызы Евдокия туасын белми әле ул...

Авылның грамоталы кешесе, асыл заты була Гөргөри дәдәй. “Очкын” колхозының председателе, 30нчы елларда илне кырган ачлык вакытында авылдашларын ачы үлемнән саклап калган кеше. Авылның өлкән кешеләре ул елларның тарихын әле дә белә, хәтерли, Гөргөри дәдәйне зур ихтирам белән искә алалар. Сугыш башлангач та, җитәкче дилбегәсен бер елдан артык тарта әле ул. Авылдаш ирләр, атлар китеп беткәнче...

Әлеге хат Гөргөри дәдәйнең өченче улы Семен (хатта Симый) гаиләсендә сакланган. Аны безгә оныгы – Григорий Петрович Максимов (фотода) алып килде. Бабаларының исемен йөртүче оныклар Максимовларның зур семьяларында берничә икән. Алты баланың һәрберсе диярлек улына, оныгына бабасы исемен кушкан. Балалардан бүген бары бер кызы – үзе сугышка киткәч туган Евдокия гына исән. Балаларын ялгызы күтәргән әбиләре Наталҗа түти күптән инде гүр иясе. Улы Иванның да, иренең хәбәрен дә соңгы сулышына кадәр көткән ул. Тик Гөргөри турында хәбәр соңарып, 2010 елда гына килеп ирешә. Смоленск өлкәсенең Угран районындагы каберлектә табыла ул. Биредә районны азат итүдә һәлак булган 7 500 солдат күмелгән. Шул ук елның июнендә, улы Кирилл (хатта Кирый) һәм аның балалары туганнар каберлегенә барып, 1943 елның апрелендә госпитальдә яралардан үлгән аталары, бабалары батырлыгына баш иеп, каберлеккә туган җир туфрагын салып кайталар. Тик Иван турында гына бүгенгә кадәр бернәрсә дә билгеле түгел.

Бабаларының бердәнбер хаты Максимовлар гаиләсендә кадерле истәлек итеп саклана.

ХАТ: 

1943 йыл, 1 февраль. Сялям хат. Эй минем бердя истян китмей торган сөйөкле җамагатым, миннян сина бик сагынып, кюп сялям. Минем сөйөкле балаларым Питергя, Николайга, Симыйга, Кирыйга, Марияга мин Атагыздан бик сагынып бик саргайып, бик кюрясем килеп кюптян кюп сялям. Аннары Нарпага миннян кюп сялям. Карендяш ырыуларга айырып тормой барсына сялям дигез. Җармалай дядяйгя, Чтапан дядяйгя, Микай дядяйгя, Меньшов Петрга, М. Александырга миннян сагынып сялям. Без Аллага шөкөр шул бер көйө торабыз. Монда ашарга бик тямне. Пулемет белян атарга өйрятяляр. Ашарыгызга ней жюнятясез. Сыйыр ничек, бик жабык тюгелме, бызауладымы жукмы, ачка ютеря кюрмягез. Иваннын кабяре киляме, миннян Иванга бик кюрясем килеп, сагынып, бик кюп сялям. Кемняр китте, барын да җазыгыз. Адрес Полевая ст. 1933, часть 223, батальон 5, красноармейцу Максимову Григорию. Бу адрес кая китсяктя барачак, сау булыгыз, мин исян-сау калам.

 

Туганайлар”ны укучылар үзләренең сугышта катнашкан аталарына, дәдәйләренә һәм сугыш чорында фронт өчен тырышып эшләгән әниләренә, түтиләренә кагылышлы истәлекләре белән уртаклашырлар, шул чор фотоларын да юлларлар дип өметләнәбез. Язмаларны хат белән почта аша һәм, шулай ук, электрон адреска tuganaylar@yandex.ru җибәрергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев