Фотоларда — халкыбыз тарихы
Хәтер-хатирә

Фотоларда — халкыбыз тарихы

Бу фото Питрәч районының Әлбәдән сигезьеллык мәктәбендә репетиция барган вакытта төшереп алынган.

8нче класс укучылары район фестивалендә чыгыш ясау өчен үрдәкләр биюен кабатлыйлар. Биюче кызларның сулдан бишенчесе — бу фотоны редациягә алып килгән газета укучыбыз Риммма Иванова. Аның әйтүенчә, ул елларда авылдашлары, Ленинград хәрби училишесында укучы Николай Сергеевич Илларионов каникулга кайткач, мәктәп балаларына төрле биюләр өйрәткән. Ә укучылар ул биюләрне сморт концертларында, бәйрәмнәрдә биегәннәр.

1965 елның май аенда төшерелгән фотода (сулдан уңга): укытучылары Анна Козлова, ак күлмәкле биюче кызлар — Мария Глухова, Ольга Анисимова, Мария Протасова, Клара Антонова, Римма Харитонова, Людмила Павлова, Таня Крусева. Уң якта артта сөйләшеп торучы ике егетнең ак күлмәклесе — гармунчы Володя Суворов.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев