Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

Римма Никитинаның игезәге һәм апасы: “Римма кечкенәдән хәйләкәр булды”

Римма Никитинаның игезәге бар икән. Тимофей 25 минутка алданрак туган. Апасы Альбина белән аралары исә өч яшь. Тимофей юллар идарәсендә эшли. Альбина балалар бакчасында татар теле укыта. Икесе дә гаиләле

– Тимофей, Римманың игезәге булгач, син дә матур җырлыйсыңдыр?
– Үзем өчен генә җырлыйм. Тавышымны матур диләр. Мин юллар идарәсендә эшлим. Өйләндем, улым, кызым бар. Өй салу белән мәшгульмен. Римманың үз юлы, минем үземнеке.


– Римма Никитинынаң игезәге булу ничегрәк? Сеңлең өчен кызарырга туры килгәне юкмы?
– Аның өчен оялганым юк. Горурлану бар. Эштәгеләр дә: “Нишләп монда эшлисең, нигә Римма белән йөрмисең?” диләр.

– Аның җырларын еш тыңлыйсыңмы?

– Дискларын да, җырларын флешкага яздырып та тыңлап йөрим.

– Игезәкләр бер-берсен тоя диләр. Аның шулай сәхнәгә менәчәген сизмәдеңме?
– Ул бит инде кечкенәдән җырлады. “Дәү үскәч, җырчы булам” дия иде гел. Шул хыялын тормышка ашырды.

Әңгәмәгә Римманың апасы Альбина да кушылды.

– Апа кеше өчен сеңлесе булу бик әйбәт. Әмма Римманың даими гастрольләрдә булуы сезнең өчен авырлык тудырмыймы?

– Римма минем горурлыгым. Аны бөтен кеше танып ала, мин аның өчен сөенәм. Безнең Римма беркайчан да 8дән 5кә кадәр утырып, дәүләт эшендә эшли алмаячак. Ул гел чабуда. Аның өчен ул бик зур проблема булыр иде, Римма бер урында утырса да, биш тапкыр чабып килмичә тынычланмый.

– Үскәндә нинди иде ул?

Безнең ара 3 яшь. Римма иркә булып үсте. Без аны Тимош белән иркәләп, яратып кына үстердек. Безгә караганда һәрвакыт хәйләкәррәк булды. Хәзер дә ярдәм итә аңа бу сыйфат.

Автор: Чулпан ШАКИРОВА

Фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев