Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдә мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә төрле күргәзмәләр, мастер-класслар тәкъдим ителде

Күргәзмәдә районның Бигеш, Сарсаз-Баграж, Кадер авыллары мәктәпләре дә үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Зәй шәһәренең 370 еллыгына багышланган күргәзмә, туган телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү буенча мәгариф учреждениеләре эше, белем бирү оешмаларының проектлары, яңа технологияләр һәм цифрлы ресурсларны куллану буенча укытучыларның эш тәҗрибәсен тәкъдим итү булды. Күргәзмәне район башлыгы Разиф Кәримов карады, иҗади эшләүче укытучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Күргәзмәдә шәһәрнең мәгариф оешмалары, Бигеш, Сарсаз-Баграж, Кадер, Югары, Гүлкин, шәһәрнең 1нче, 3нче мәктәпләре, “Күкчәчәк”, "Кояшкай", "Теремкәй", "Тату гаилә" балалар бакчалары,  политехник көллият үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Мәдәният сараеның икенче катында белем бирү учреждениеләрен үстерү буенча проектларны тәкъдим итү булды. Аларны QR-кодлар ярдәмендә укып була иде.
Конференция кысаларында "Цифрлы технологияләр һәм цифрлы белем бирү ресурсларыннан файдалану” мәйданчыгы да эшләде.

Заманча уен технологияләре кулланып, "Мин дөньяны иҗат итәм" мультфильмнарын булдыру буенча эш тәҗрибәсе белән “Салават күпере” балалар бакчасы, цифрлы технологияләр кулланып мультфильмнар булдыру эше беллән сәнгать мәктәбе уртаклашты.

1нче, 2нче, 3нче, 5 нче мәктәпләр физика, химия, биология укытучыларының "Үсеш ноктасы" үзәгенең ресурсларыннан файдалану буенча эш тәҗрибәләрен тәкъдим итте.

"Цифрлы белем бирү мохите" проектын тормышка ашыру программасы белән политехник көллият таныштырды.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев