Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдә Гагарин урамында Космонавтика елында һәм көнендә туган карендәшебез яши

Бүген - Космонавтика көне

12 апрельдә  без кешенең космоска беренче очышы һәм Космонавтика көнен бәйрәм итәбез.

Бу көнне шулай ук дөньяга гаҗәеп ачышлар, сәнгать әсәрләре бүләк иткән һәм барлык кешелек файдасына хезмәт иткән бик күп талантлы кешеләр туган.

Мәсәлән, Космонавтика көнендә рус драматургы Александр Островский, сәяхәтчесе һәм натуралист Николай Пржевальский, алман биохимигы һәм табиб, Нобель премиясе лауреаты Отто Мейергоф, испан опера җырчысы Монсеррат Кабалье, XX гасырда джаз үсешенә зур йогынты ясаган америка пианисты һәм композиторы Херби Хэнкок,  Совет һәм Россия клоунадасы артисты Юрий Куклачев,  танылган комик һәм пародист  Юрий Гальцев,  "Барышня крестьянка" фильмында һәм "Бедная  Настя"телесериаллары аша аеруча истә калган кино һәм театр актрисасы Елена Корикова,  танылган америка театр, кино һәм телевидение актрисасы Клэр Дэйнс туган.

Зәйне Татарстаның Космос башкаласы диләр. Шәһәр үзәгендә космоска очып, Тәкмәк басуына төшкән эт-космонавт Чернушкага һәйкәл куелган.

12 апрельдә туган кешеләр Зәйдә дә бар. Шуларның берсе – Юрий Шалапаев. Ул Валентин белән Надежда Шалапаевларның олы уллары. Юрий Космонавтика елы булган 2011 елда дөньяга килгән.

- 12 апрельдә ул көнне роддомда бер генә малай, безнең улыбыз туды, калганнары кызлар иде. Табиблар бер тавыштан космонавт егет туды диделәр. Без улыбызга бөтенләй башка исем кушарга уйлаган идек, әмма инде 12се көнне тугач, без Гагарин урамында яшәвебезне истә тотып, аңа Юрий дип кушарга булдык, - дип сөйли Надежда Шалапаева.

Надежда һәм Валентин икесе дә Зәйнекеләр. Надяның әтисе Урта Багражныкы, әнисе – Федоровка авылыннан. Валентинның әнисе Тукай районы Борды авылыннан, әтисе – Иске Зәйнеке. Борды авылындагы төп йорт та Гагарин урамында икән.

Юра “Алтынчәч” балалар бакчасына  йөргән, соңыннан “Салават күпере”нә күчкән, хәзер 7нче мәктәпнең  IV сыйныфында укый. Үсмер егет инде 4 ел тхеквондо белән шөгыльләнә, ярышларга йөри. Аның тренеры - Лия Шәйгарданова. Юра – актив, көчле рухлы малай, ди аның турында остазы.

- Юра бакчага йөргәндә акыллы, тыныч , төпле бала булды. Бакчага ияләнгәндә дә үзен сабыр тотты, оялчан иде. Көн дә бакчага килгәч, матур итеп исәнләшеп керә һәм  гел тәрбияче янында йөри, безне бер дә күздән  ычкындырмый иде. Шөгыльләрдә оялып кына жавап бирсә дә, үз эшен тыныч кына, ашыкмый җиренә җиткереп эшләп бетерә иде. Балалар белән дус тату уйный иде. Шалапаевлар гаиләсе бакча томышында актив катнаштылар, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булдылар, - дип искә ала Юраның тәрбиячесе Рания Уразайкина.

Надежда белән Валентин Шалапаевлар өч ул үстерәрәләр. Юраның Андрей һәм Артем исемле энеләре бар. Малайлар булсалар да, алар әниләренә өйдәге һәр эштә булышып, хезмәт тәрбиясе алып үсәләр. Менә шундый үз тамырларын онытмый торган, туган якларын тугры булып,  яратып яшәүче Шалапаевлар гаиләсе бар Зәйдә.

Димәк,  Зәйдә дә бөек совет космонавты Юрий Гагаринның лаеклы варисы үсүенә  өмет бар. Гагарин урамында яшәүче Космонавтика елында һәм Космонавтика көнендә туган тәрбияле, көчле рухлы спортчы егетебез Юрий Шалапаев шундыйлардан.

Фотолар гаилә архивыннан

Ләйлә Мостафина, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев