Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй китапханәчеләре шагыйрь Никифор Тукмачев белән очрашуга барганнар

Югары Баграж авылында туып үсеп, бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Никифор Тукмачев якташларын тирән эчтәлекле шигырьләре, татар эстрадасында яңгыраучы матур җырлары белән сөендерә.

Беркемнән дә артык түгел,

Беркемнән дә ким түгел.

Туган җирем, мин бит синсез

Дөньяда беркем түгел!

Нинди гади, шул ук вакытта нинди мәгънәле шигъри юллар! Бу юлларның авторы - райондашыбыз, шигъри җыентыклар, бик күп популяр җырлар авторы Никифор абый Тукмачев.

Искиткеч матур табигатьле, чишмәләргә, урманнарга, тауларга бай булган Югары Баграж авылы, кечкенә генә булса да, үзенең данлыклы шәхесләргә бай булуы белән аерылып тора. Олимпия чемпионы Федор Симашев үзе генә дә ни тора! Ә халык язучысы -  Югары Багражны рухи яктан үзенең туган авылы дип санаган, Багражның керәшен халкына үзенең югары бәясен биргән,  аның кешеләрен, табигатен яратып үзенең үлмәс әсәрләренә кертеп калдырган Аяз абый Гыйләҗев – багражлылар горурлыгы! Саный китсәң, һәр өлкәдә дә авылның күренекле кешеләренең исемнәрен атап була.

Бу язмада күренекле якташларымның берсенә -  Никифор Тукмачевка тукталып үтәсем килә. Ул - гомерен медицина өлкәсенә багышлаган шәхес. Бер караганда, аның хезмәте белән поэзия  арасында бернинди уртаклык та юк кебек. Ләкин күңелгә боерып буламы соң?! Ул шигърияттән бервакытта да аерылмый. Иҗат җимешләре гади генә сүзләрдән торсалар да, аларда күпме мәгънә ята. Бик күп шигырьләре профессионал һәм үзешчән композиторлар тарафыннан көйгә салынды. Булат Нигъмәтуллин башкаруында “Торналар” җыры үзе генә дә ни тора!

Шушы көннәрдә Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре Никифор Тукмачев белән очрашу өчен Түбән Кама шәһәренә бардылар.  Никифор абый белән җылы, эчкерсез  әңгәмә аның шигырьләре, туган як, балачак  хатирәләре белән үрелеп барды.  Шулай ук ул  гармунда матур итеп уйнап, яшьлегенә кайтып килде. “Бар байлыгым - күңел нечкәргәндә үзем сыздырып уйнап җибәрә торган гармуннарым һәм эчке халәтем, рухым чагылышы булган шигырьләрем. Ходай шулардан аермасын дип, яшисем килеп яшим”,- ди шагыйрь.

Очрашу бик күңелле, эчкерсез мөнәсәбәттә узды. Никифор абый үзе дә, китапханә хезмәткәрләре дә бу күңелле  очрашудан матур тәэсирләр, рухи азык алдылар!

Тиздән Никифор Тукмачевның 80 яшьлек юбилее якынлаша. Без аны райондашларыбыз, шигырь сөюче, китап сөюче укучыларыбыз исеменнән котлыйбыз! Исәнлек-саулык, гаилә иминлеге, җан тынычлыгы телибез. Әле бик күп еллар безне үзенең матур шигырьләре белән сөендереп торсын  иде.

Лилия Әхмәтҗанова, үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлеге китапханәчесе.

Чыганак
 
Тулырак: http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/zy-kitapkhanchelre-krenekle-yaktashybyz-beln-ochrashuga-bardylar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев