Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй керәшеннәре айлыгында кызыклы мастер-класслар, туры эфирлар һәм концертлар булачак

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Зәй керәшеннәре айлыгы башланды. Айлыкның программасын тәкъдим итәбез!

14 октябрь көнне Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында "Покрау" бәйрәме булачак. Шунда Зәй керәшеннәре туй йоласын күрсәтәчәкләр.

19 октябрь көнне Җырчы Җәкәү җортында Зәйнең күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре белән түгәрәк өстәл үткәрәчәкләр. Очрашу  "Зәй ягым - яшьлек тугаем" дип аталачак. Шул ук көнне Татарстанның халык артисты Виталий Агапов белән туры эфирга да чыгачаклар.

24 октябрь көнне Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев белән туры эфир булачак.

29 октябрь көнне мәдәни үзәктә "Җакын дуслар җыелышкач" исемле концерт оештырылачак. Анда Зәй керәшеннәре айлыгына йомгак ясаячаклар.

Октябрь аенда Җырчы Җәкәү җортының рәсми аккаунтларында (Istagram, Вконтакте, YouTube) һәм «Туганайлар» сайтында Зәй керәшеннәре турында кызыклы материаллар урнаштырылачак. Бу айда районның "Җиләк", "Зичә буйлары", "Сәвәләй", "Баграж буйлары", "Тугай", "Җиңгәчәй", "Бишкәй" ансамбльләренең иҗаты белән танышып булачак. Зәйлеләр күп кенә мастер-класслар да әзерләгәннәр. Алар сезне сүрәкә чигәргә, каз оясы үрергә һәм Покрау пиругы пешерергә өйрәтәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев