Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдән Ангелина Маркелова Кашка тауда үткән Питрау бәйрәмендә үзен «Питрау чибәре» бәйгесендә сынады

Зәй кызы Ангелина Маркелова өч яшеннән тимераякта фигуралы шуу белән шөгыльләнә.

Кызны спортка булган мәхәббәте Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенә алып килә. Ул бүген беренче курста укый, бер үк вакытта яшь фигуристларны өйрәтә һәм экстрим ярата.

- Зәйдә «Яшьлек» боз сарае ачылгач, әти-әнием мине фигуралы шуу түгәрәгенә алып килде. Миңа ул вакытта 3 яшь тә 8 ай иде. Тренерлар Ирина Галкина, Дарья Нугаева, Юлия Алчинова, Валерия Козинада шөгыльләндем. Бу спорт төре буенча 1нче разрядка иямен. Узган ел чыгарылыш балында «Олимпия резервлары» номинациясендә бүләкләндем, — дип сөйли кыз.


Ангелина балачакта ук фигуралы шуу буенча тренер булырга хыяллана. Кечкенәдән үк үз алдына куйган максатына тугры калып, мәктәпне тәмамлагач, документларын бер вузга гына тапшыра.

- Тормышымны һәрвакыт боз һәм спорт белән бәйләргә теләдем, шулай килеп чыкты да: хәзер Казанда фигуралы шуу буенча тренер булып эшлим, — ди Ангелина.

Буш вакытларында ул йөгерергә, тау чаңгысында шуарга, шулай ук экстремаль спорт төрләре белән шөгыльләнергә ярата. Күптән түгел Ангелина үзе өчен экстремаль спорт төрен — роуп-джампингны — биек объекттан бау белән сикерүне ачкан. Быел Сочидагы Скай паркында 69 метр биеклектән сикергән, ә хәзер 200 метрдан артык биеклектән сикерү һәм парашют белән сикерү турында хыяллана.

— Бозда сикерү өчен йөгереш җыю, яки иң катлаулы трасса буйлап чаңгыда шуу, яисә нинди дә булса биеклектән сикерү очу, тизлек хисен бирә. Мондый мизгелләрдә үзеңне кош кебек итеп тоясың. Хис-кичерешләр сине чолгап ала, адреналин, ләззәт аласың. Мондый спорт төрләре үз-үзеңә ышанычны арттырырга, шәхесне үстерергә ярдәм итә дип саныйм, — ди Ангелина.

Талантлы спортчы гитарада уйный, ә күптән түгел Кашкатауда үткән Питрау бәйрәмендә үзен «Питрау чибәре» бәйгесендә сынады.

-Бу минем өчен яңа тәҗрибә. Әлеге конкурста катнашу нәтиҗәсендә мин керәшен мәдәнияте, аларның милли киемнәре, ризыклары турында күп белдем, — ди кыз.

Заинск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев