Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдә районның 370 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

Күргәзмәне ачу тантанасында рәссамнар Виктор Хрулев, Сергей Цыганов, Владимир Панов, Фазыл Шиапов, Равил Әхәтов катнашты.

16 ноябрьдә Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда "370 ел.Тарих дәвам итә…”  дип аталган күргәзмә ачылды.

Музейның картиналар коллекциясе 1985 елдан башлана һәм хәзер аның фондларында 180нән артык картина бар. Музейга килүчеләр өч күргәзмә залында Зәйнең 11 рәссамының картиналары һәм декоратив-гамәли сәнгать остасы Равил Әхәтовның скульптуралары белән таныша ала.

Күргәзмәне ачу тантанасында рәссамнар Виктор Хрулев, Сергей Цыганов, Владимир Панов, Фазыл Шиапов, Равил Әхәтов катнашты. Картиналар галереясындагы рәсемнәр һәм скульптуралар белән 1нче мәктәп укучылары да танышты.

– Картиналарда туган ягыбызның гүзәл табигате, фидакарь кешеләре сурәтләнгән. Һәр күргәзмә – ул дөньяны, матурлык һәм халыкның талантын ачу. Без зәйлеләрне музейда күргәзмә белән танышуга көтеп калабыз, – ди музейның кече фәнни хезмәткәре Татьяна Кузнецова.

Клара Ермолаева, Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев