Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй кызы Катерина рәсемнәрендә мультфильм персонажларын җанландыра

9 яшьлек Катерина Долгова карандаш тота башлаганнан бирле шаян рәсемнәре белән башкаларны гаҗәпләндерә.

Балаларның аерым бер сәләткә ия булулары – табигатьнең иң кызыклы һәм серле күренешләреннән берсе. Һәр бала, дөньяга килгәндә үк, билгеле бер потенциалга ия була. Уңай шартлар тудырылган очракта, ул, нәтиҗәле үсеш алып, балага зур уңышларга ирешергә ярдәм итә.

Зәй районында яшәүче 9 яшьлек Катерина Долгова карандаш тота башлаганнан бирле шаян рәсемнәре белән башкаларны гаҗәпләндерә, көлдерә.  Бар бала да рәсем ясарга ярата, ләкин аның гади карандаш белән генә ясалган рәсемнәре һәркемне кызыксындыра. Күренеп тора –баланың рәсем осталыгы бар. Катеринаның әнисе Светлана: “Рәсем ясый алган кешеләр алдында һәрвакыт баш иям. Кичә Катерина мине тагын гаҗәпләнде. Сәнгать мәктәбендә укымаган килеш 3нче класс баласы өчен мондый рәсемнәр сирәк күренеш дип уйлыйм. Өстәвенә, ул айга бер тапкыр, кәеф булганда гына ясый. Бу мәсьәләдә мин аңа басым ясамыйм, бу эш мәҗбүри рәвештә барырга тиеш түгел. Чөнки бала өчен рәсем ясау – шатлык китерә торган эш”, – ди.

Мондый сәләтне үстерү турында уйланырга була. Светлана Долгова да баласын сәнгать мәктәбенә бирергә вакыт дигән фикергә килгән. Катерина бию, туризм түгәрәкләренә дә йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев