Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юрий Гордеев: "Яшик без дөньяны яратып"

Балык Бистәсенең көр күңелле үзешчән композиторы, куп җырлар авторы Юрий Гордеевның яңа җырлары белән таныштырабыз

Юрий Гордеев Саба районының Югары Шытсу авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Хәзерге вакытта үзе дә, бертуган түтиләре дә укытучылар династиясен дәвам итә. 1982 нче елда аларның гаиләсе Балык Бистәсенең Үри авылына күченәләр. Ул — әтисенең туган авылы. Мәктәпне шунда тәмамлап, заводка эшкә керә, аннан армия сафларына алына. Кайткач, бер ел Яшел Үзән районының Әйшә совхозындагы мәдәният йортында методистлык эшен алып бара.
"Анда эшләвем минем өчен зур башлангыч булды. Концертлар белән йөрдек, төрле бәйрәмнәрдә, бәйгеләрдә катнаштык. Күп төрле музыка коралларында — гитара, гармун, баянда уйнарга туры килде.
Баян белән бәйле аерым истәлек тә бар. 6нчы класста укыган чагымда мәктәпкә бер яшь кыз килде. Аның баяны бар иде, әти-әнидән ачкыч алып, мәктәпкә кереп, шунарда уйнарга өйрәндем. Соңрак, үземә дә баян алып бирделәр, аның хакы 76 сум булуы да исемдә калган. Шулай әкренләп музыка дөнясына чумдым", — дип сөйләде Юрий Гордеев.
Озакламый ул Казаклар Чаллысы авылына күчерелә. Андагы мәдәният йортында эшли һәм бер үк вакытта мәктәптә балаларга музыка белеме дә бирә. "Ярат мине" дигән җырын да шул елларда иҗат итә. 1991нче елда мәктәптә генә эшләргә кала. Олыгая барып, күңелләр нечкәргән саен җырлар туа тора, үз сүзләренә дә, Людмила Аланлы, Гөлүсә Батталова сүзләренә дә көйләр яза. 20 дән артык җыр иҗат ителгән.
"Сабада яшәүче апаем белән бергәләп Шытсуга багышлап та җыр иҗат иттек. Җирле шагыйрә буларак сүзләрен түти язды, көе минеке. Туганнарым да, гаиләм дә җыр-моңга, иҗатка гашыйк кешеләр. Хатыным Зоя белән өч бала үстердек. Ике улым армиядә булдылар. Олысы өйләнгән. Кызыбыз да кечкенәдән җырлый, лауреат исемнәрен алды. "Нур" халык ансамбле коллективына йөрибез", — диде Юрий Иванович.
Яшик без дөньяны яратып.
(Ю.Гордеев көе һәм сүзләре)
1. Авыр чаклар була һәркемдә
Таянма тик ятлар иңенә.
Дус-туганның белеп кадерен,
Дөньяда яшәүгә ни җитә.
Куш:Яшик без дөньяны яратып,
Бер-беребез өчен җан атып,
Җирдәге гомерләр бик кыска,
Кеше булып калыйк тормышта.
2. Тормышта булмый бит көюсез,
Яшәүләре авыр сөюсез.
Караңгыда якты нур кирәк,
Салкыннарда кирәк җылы сүз.
3. Укенмә син яшьлек үткәнгә,
Сиздермичә картлык җиткәнгә.
Бер-бер артлы еллар уздырып
Чәчләреңне кырау үпсә дә.
4. Горур атла гомер юлыннан
Башыңны имә син язмышка.
Язмыш сине шулай сыныйдыр,
Артыңа чигенмә ялгыш та.
Үринең урамнары.
(Ю.Гордеев сүзләре һәм көе)
1. Иген елгасы буенда
Урнашкан минем авылым.
Кая барсам, сагынып кайтам
Үринең урамнарын.
Куш: Эх,Үринең урамнары,
Урамнары бормалы.
Иген елгасы буйларында
Шаулый бөдрә таллары.
Эх, Үринең урманнары,
Тугайлары, кырлары.
Шул кырларда хезмәт куя
Авылым батырлары.
2. Күкрәк белән иркен сулыйм
Үри авылы һавасын.
Бер нигә дә алыштырмам
Туган җирнең дәвасын.
Куш: Эх, Үринең җәйләүләре,
Чишмәле үзәннәре.
Болыннарда шаулап үсә
Шифалы үләннәре.
3. Туган җирнең туфрагында
Кала бит безнең эзләр.
Һәр буынга кадерле ул
Туган, торган нигезләр.
Куш: Эх, Үринең урамнары,
Хисләремнең чаткысы.
Гасырларда эзе калыр
Яшәр Үри Чаллысы.
Яшьлегем искә төшереп
Киң урамыңда йөрим.
Тарихларга кереп калган
Язмышың синең Үри.
Исемең синең Үри.

(Иген елгасы - хәзерге Шомбыт елгасының элекке исеме)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев