Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юлия Макарова: "Бәйрәм күңелдә калырлык үтте"

Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылы мәктәбендә чыгарылыш класслар өчен соңгы кыңгырау чыңлады

Республикабызның һәр мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлый, тантаналы линейкалар үтә. Мәктәпне тәмамлаучы укучылар яраткан укытучыларына ихлас рәхмәтләрен җиткереп, мөстәкыйль тормышка киңәш-фатихаларын ала. Соңгы кыңгырау бәйрәме- көтеп алынган, күзләрне яшьләргә чылата һәм гомер буе онытылмый торган бәйрәм. 
Хуҗа Хәсән авылының чыгарылыш класс укучысы Юлия Макарова белән сөйләштек.
"Мәктәбебездә дә соңгы кыңгырау бәйрәме чыгарылыш класс укучылары, әти-әниләре күңелендә истә калырлык итеп үткәрелде. Быел мәктәпне алты укучы тәмамлый. Укучыларны котларга район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм "Яшь армиячеләр" штабы җитәкчесе Роза Насыйбуллина килгән иде. Мәктәп директоры Надежда Макарова да үзенең сүзләрен җиткерде. Барысының да теләкләре уртак аларның. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, тормышта үзебезнең лаеклы урыныбызны табуны теләделәр", - диде Юлия.
Ата- аналар балаларына музыкаль бүләк тә әзерләп килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев