Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югарыбагражлылар Тройсынны бәйрәм иттеләр

Узган шимбәдә Югары Багражда традиция буенча авылның престол бәйрәме - Тройсын узды

Тройсын бәйрәме Югары Багражда 1965 елга кадәр билгеләп утелә.  Һәм ул тукталып торганнан соң, 1996 елда гына яңартып җибәрелә. Керәшен халкының иң изге, иң олы бәйрәмнәренең берсе ул - Тройсын бәйрәме. Тройсын авылда мәҗүсилектән калган гадәт буенча жапрак бәйрәме буларак башланып китә.
Быел Тройсын бәйрәменә  "Жиләк", "Баграж буйлары", “Сандугач” фольклор ансамбльләре, Урта Баграж һәм Сәвәләй мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәчеләр килделәр.

Бәйрәм борынгы керәшен жыруы астында Тройсынның символы булган каен агачын мәйданга алып керү белән башланды. Аңа теләкләр теләп, тасмалар, кулъяулыклар эленде. Бәйрәмдә борынгы керәшен җырулары яңгырады, Тройсыннын инде онытылып барган йолалары искә тошерелде. Бу көнне элек һәр йортта йомырка буялган. Ул яшел төстә - каен яфраклары төсендә булган. Бәйрәмгә килүчеләр арасында Тройсын күкәйләре белән уеннар оештырылды. Халык бу уеннарны кызыксынып күзәтте, теләп катнашты. “Халыкка кайтарылган икенче йола - Тройсында әбиләребез яшь каен ботакларыннан тәкыя үргәннәр, бер-берсе белән аны алыштырганнар. Бу кызларның үзара дуслашуын аңлаткан. Бәйрәм барышында шушы йола буенча тәкыя үреп, аны үзләре дуслашырга теләгән авылдашларына бүләк иттеләр. Алдагы Тройсын бәйрәмнәрендә дә бу йолалар традицион булып дәвам итәчәк”,  - ди Югары Баграж мәдәният йорты директоры Гөлшат Хрипунова.

Бәйрәмгә җыелган кунаклар, чын мәгънәсендә, керәшен халкының борынгы җырулары, биюләре, уеннары, йолалары эчендә кайнады. Соңыннан Тройсынның символы булган каенны халык йоласы буенча җырулар җырлый-җырлый елга буена алып төшеп суга агыздылар.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев