Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Мәлемдә балалар Сабантуе узды

Балалар өчен махсус Халыкара балаларны яклау көнендә Сабантуй үткәрү Югары Мәлем авылында матур гадәткә әверелде. Быел ул тагын да күләмлерәк, эчтәлеклерәк һәм бик тә оешкан төстә узды

Сабантуйга бер көн кала мәдәният хезмәткәрләре “Шомбай” балалар театр түгәрәгенә йөрүчеләр белән бергә бүләкләр җыярга чыкты.

“Бүләк җыю үзе бер бәйрәм төсен алды. Авыл халкы балаларның күңелен күрергә тырышкан, барысы да аларның күңеленә хуш килә торган бүләкләр чыгарды. Моның өчен рәхмәтлебез аларга,” – ди мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Хәйруллина.

Мәйдан иртәдән үк балаларның шат авазларына күмелде. Кояш җылы нурлары белән күңелләргә бәйрәм кәефе өстәде.

Бәйрәм башында балаларга милли тәрбия бирү максатында, халкыбызның гореф-гадәтләрен белеп үссеннәр өчен башта аларны Сабантуй бәйрәме тарихы белән таныштырдылар. Балалар бик теләп халык уеннарында катнаштылар. Җиңүчеләр бүләкләргә ия булдылар.

“Өлкәннәр дә читтә калмады: әбиләребез яшь чакларын искә төшереп, көянтә-чиләк белән су ташу уенында ярыштылар. Балаларга кайсы чишмәдән су ташыганнарын сөйләп тә алдылар”, - ди Миләүшә Хәйруллина.

Алмаз Яхин бәйрәмне оештыручыларга музыкаль бизәлеш белән ярдәм итте. Балалар ул куйган көйләргә рәхәтләнеп биеде.

Югары Мәлемдә җәйнең беренче көне менә шулай балалар күңеленә гүзәллеге, яктылыгы белән кереп калды.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев