Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җырчы Җәкәү җорты музыкаль флешмобта катнашырга чакыра

Флешмоб Республика көне уңаеннан уздырыла.

Тиздән зур бәйрәм - Республика көне җитә. Шул уңайдан Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк керәшен карендәшләребезгә "#МинЯратамСинеТатарстан" иҗади флешмобында катнашырга тәкъдим итә. 

Асыл карендәшебез Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Роберт Андреев көенә иҗат ителгән "Мин яратам сине, Татарстан" җырын үзегез, гаиләгез белән, ансамбль белән башкарып, видеоязмасын #МинЯратамСинеТатарстан хештегы белән социаль челтәрләрдә урнаштырыгыз, яисә турыдан-туры ccemelyanova@mail.ru электрон адресына юллагыз. Видеолар 28 августка кадәр кабул ителә.

Иң уңышлы язмаларны берләштереп, 30 август - Республика көненә клип әзерләнәчәк.

Җырның "минусын" әлеге сылтама буенча табып була: https://vk.com/wall-196155235_5306

Игътибар! Видеоны шушы "минусны" кулланып төшерегә кирәк.

Уңышлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X