Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Якутия керәшен җыруларын да ишетте

Саха Якутиядәге Татарстан Республикасы көннәрендә җырчы Татьяна Ефремова да катнашты

22-25 июньдә Якутиядә эшлекле очрашуларны, концертларны, бәйрәмнәрне үз эченә алган Татарстан көннәре уздырылды. Безнең делегациядә карендәшебез, талантлы җырчы Татьяна Ефремова да бар иде. Ул Татарстан сәнгать осталарының зур концертында һәм, шулай ук, Сабантуйда катнашты.

Саха республикасының  Д.К.Сивцев-Суорун Омоллоон исемендәге дәүләт опера һәм балет театрында уздырылган зур концертта Татьяна, “Казан нуры” оркестрына кушылып, Күн авылы көен  җырлады.

Саха халкының милли бәйрәме, көн белән төн тигезләнгән вакытта уздырыла торган Ысыах кысаларында безнең Сабантуй да күрсәтелде.  Сабантуйда Татьянаның “Тихо гуляй, мой милай”, “Иделләре, күлләре” кебек керәшен халык җыруларын башкаруын тамашачы сокланып тыңлады. Якутиядәге Сабантуйга җыелган халык чибәр керәшен кызының күптән түгел генә үзе яздырткан “Безнең язмышлар”ны һәм, шулай ук, татар халык җыры “Дим-дим”не оста итеп җырлавын да ишетте.

Cүз уңаеннан, Татьяна Ефремова “Кряшен чибяре-2016” титулы иясе, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә белем алып, этномузыколог белгечлегенә ия. Хәзерге вакытта җыр сәнгате дөньясында үз юлы булган талантлы яшь җырчы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев