Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа Усы керәшеннәре Питрауны зурлап бәйрәм иттеләр

Бәйрәм муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Демидовның котлавы белән башланып китте

10 июль көнне Мөслим районының Яңа Усы авылында оештырылган Питрау җыены бу бәйрәмне яратучыларның барысын да үзенә җыйды.

Бәйрәм муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Демидовның котлавы белән башланып китте.

Җәйләр керсә, гел алгысый күңел,

Гел үткәннәр искә төшәләр.

Усыларга ел да кайтыр идем,

Питрауларны бәйрәм итсәләр, – дип, алып баручы Ринас Әхмәтовның күңелләрне күтәрүе, мәйданда яңгыраган җырлар халыкны уен-ярышта катнашырга дәртләндерде.

Уңган-булганнар Питрау себеркесе бәйләп ярыштылар. Себерке белән “сугышу”га да теләп чыктылар. Күз бәйләп чүлмәк ваттылар. Егетләрнең иң җитезләре су ташуда катнашты. Усы Питравына гына хас булган кызыклы уеннардан да читтә калмадылар. Өс киемнәреннән “салават күпере”  салдылар. Мәйдандагы чирәмлеккә сибелгән бәрәңгеләрне тырма белән җыйдылар. Гаиләләрнең үзара ярышы булган эчлеккә печән атуда да сынатмадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев