Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа елны урманда каршы алганнар

Бөтен дөньяны ямьләндереп, аклык-сафлыкка төреп кыш килде. Һәр Яңа ел алдыннан яшь чакта булган бер истәлекле вакыйга искә төшә.

Ул елны башкалар кебек үк, дуслар белән без дә Яңа елны кайда һәм ничек  каршы алу турында сөйләштек. Ахырда, дачага барырга булдык. 31 декабрь эш көне булганлыктан, егетләр соңрак кузгалырга булдылар. Ә без, кызлар, алдан бардык, өстәлләрне әзерләп куйдык. Егетләр килгәч, шашлык кына пешерәсе калды. Көтәбез, ә егетләр күренми дә күренми. Баштарак, “безне шулай куркытырга телиләрдер, юри соңаралардыр” дип уйласак та, төн якынлаша барган саен, бик нык борчыла башладык.

Шалтыратып карыйбыз, телефоннары сүнгән. Башыбызда – мең төрле уй. Үзләрен ачуланып та куябыз, әрләп тә алабыз, шул ук вакытта әллә нинди шомлы уйлар да килә күңелгә.

Төнге 12 тулды. Бизәлгән чыршыда эчне пошырып төсле утлар яна, шампанский да ачылмаган килеш тора. Дүрт кыз зур өстәл артына утырып, моңаеп кына, артыгын сөйләшмичә генә каршыладык Яңа елны. Нәрсә уйларга да белмибез. Бер ярты сәгать вакыт үткәч, урамда машина тавышы ишетелде. Барыбыз да атылып урамга чыктык.

Егетләр барысы да исән-сау. Якын ара түгел шул, соңрак та чыгарга туры килгән, җитмәсә, беренче тапкыр килүләре, юлны белмиләр. Ялгыш каядыр кереп киткәннәр, адашканнар. Телефоннар эшләми, навигатор да күрсәтми. Әйләнеп, икенче юл белән килгән арада, Яңа ел инде килеп тә өлгергән. Нишләргә?! Яңа елны күңелсез каршыларга ярамый бит инде! Юлны төшенгән алар төшенүен, ләкин вакыт кына калмаган. Ярый әле үзләре белән бераз тәмлүшкәләр, соклар алган булганнар. Машинаны туктатып, шунда урман уртасында, саф һавага чыгып, матур теләкләр теләп, егетләребез дә Яңа елны каршылаганнар һәм тизрәк бенең янга килгәннәр. Вакытында нык борчылсак та, 15 ел элек булган бу хәл кызыклы бер хатирә булып, безнең күңелләрдә саклана.

Шунда булган егетләр һәм кызларның күбесе парлашып, гаилә корды, бәйрәмнәр саен очрашып, күрешеп яшибез. Хәзер дә очрашканда иң кызыклы темабыз – киләсе Яңа елны ничек һәм кайда каршы алу.

Фрида ВӘЛИТОВА.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев