Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хәрби карендәшләребез, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда катнашты

Рөстәм Миңнеханов хәрбиләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

22 февральдә Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара үтте. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Тантаналы вакыйгага, хәрбиләр, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар чакырылган иде. Араларында керәшеннәр – Россия Герое Иван Додосов (өстәге фотода: беренче рәттә сулдан – өченче) һәм Чистай районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе, Чистай керәшеннәре җәмгыяте җитәкчесе урынбасары, полковник званиесендәге карендәшебез Алексей Ефимов та (өстәге фотода: беренче рәттә сулдан – икенче) бар иде. 

Рөстәм Миңнеханов хәрбиләрне бәйрәм белән котлады.

«Бу бәйрәм Ватанга хезмәт итү бәйрәменә әйләнде. Авыр, үлемгә китерә алырдай солдат хезмәте өчен сезгә баш иябез. Сез – илгә булган чиксез мәхәббәтнең дәлиле. Безнең армия һәрвакыт үз чикләрен ышанычлы яклады. Бу көнне буыннарның өзлексез бәйләнеше ныклы көч белән сизелә. Без бабаларыбызның һәм әтиләребезнең батырлыкларын хәтердә саклыйбыз. Хәрби хезмәткәрләр һәм граждан белгечләре үз бурычларын намус белән башкардылар һәм милләтара конфликтларны чишү һәм тынычлык саклау миссияләрен алып бару барышында Ватан мәнфәгатьләрен якладылар», – дип искә алды Рөстәм Миңнеханов.

Алексей Ефимов 1980-1981 елларда Әфганда рядовой булып хезмәт иткән. Армиядән соң, 2016 елга кадәр ул тормышын хәрби хезмәткә багышлый. Полиция полковнигы званиесы бар, дәүләт һәм ведомство бүләкләре иясе. Карендәшебез Россия Герое Иван Додосов белән очрашуы һәм Ватанны саклау турында түбәндәгеләрне сөйләде:

"Иван – бик гади, чын ир-ат. Андый карендәшләребез булу – зур горурлык. Аның белән очрашуга нык шатландым. Бүгенге көндәге махсус хәрби операция – илебез өчен иң зур һәм мөһим эш. Анда катнашучы ир-атлар – чын ил сакчылары. Без – өлкән буын ветераннар исә, яшьләр белән эшлибез, аларда Ватанны саклау, яклау хисләре тәрбиялибез. СВОдагы өлешчә мобилизацияләнгән һәр егеткә ярдәм, терәк булырга тырышабыз. Бу ярдәмне бары тик бар халык бердәм булганда гына күрсәтеп була. Бердәм булсак кына, без җиңәрбез", – диде Алексей Тихонович.

Исегезгә төшерәбез, 10 августта Россия оборона министры Сергей Шойгу карендәшебез Питрәч егете Иван Додосовка Украинадагы махсус операциядәге батырлыклары өчен Россия Герое исеме бирде. Ул 2010 елда хәрби училищены тәмамлаган. Шуннан бирле хәрби хезмәттә булган Иван Алексеевичның батырлыгы моңа кадәр дә хөкүмәт тарафыннан лаеклы бәяләнгән. Ул, хәрби хәрәкәтләр вакытында Россия мәнфәгатьләрен һәм Ватанны саклауда күрсәткән батырлыгы өчен, 2015 елда Суворов медале белән бүләкләнгән. Шулай ук, Чечня республикасының иң югары бүләге булган Ахмад Кадыров исемендәге орден кавалеры да.

Татарстан Рәисе махсус операциядә катнашучыларга рәхмәт сүзләрен белдерде. Һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алырга тәкъдим итте. Татарстан Рәисе махсус операция геройларының исемен дә мәңгеләштерүне дәвам итәчәкләрен белдерде.

Бу кызыклы: Питрәч егете Иван Додосов – Россия герое

Фото: Алексей Ефимов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев