Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вирусолог: «Омикрон» килү белән Россиядә авыручылар саны артачак

Медицина фәннәре докторы әлегә илдә, нигездә, коронавирусның «авырулар буенча да, үлем буенча да кими барган» дельта- варианты циркуляцияләнүен искәртте

Россия территориясендә SARS-CoV-2 коронавирусының омикрон-штаммы Covid-19 инфекциясенең өстенлекле вариантына әверелүе рекордлы авырулар санына китерәчәк. Бу хакта вирусолог Анатолий Альтштейн кисәтте, дип хәбәр итә Ura.ru басмасы.

Медицина фәннәре докторы әлегә илдә, нигездә, коронавирусның «авырулар буенча да, үлем буенча да кими барган» дельта-варианты циркуляцияләнүен искәртте.

« < ... >„Омикрон“ киләчәк, һәм, дөрес диагностика ясасалар, анда йөзләгән мең кеше булачак, әмма бу диагностиканың сыйфатына бәйле», — диде Альтштейн.

Шул ук вакытта белгеч Бөекбритания тәҗрибәсенә таяна, анда омикрон-штамм таралган инде. «Бөекбританиядә диагностика бик көчле куелган. Анда көнгә 200 мең кеше ачыклана, гәрчә ил Россия белән чагыштырганда ике ярым тапкыр кечерәк булса да, авырулар саны гаять зур. Безнең фикер буенча, бездә дә авырулар шулай ук булырга тиеш», - диде ул.

32 мутацияле B.1.1.529 штаммы беренче тапкыр Ботсванда ачыкланган иде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы SARS-CoV-2 коронавирусының яңа вариантына грек хәрефе буенча «омикрон» дигән исем бирде.

Яңа штаммның потенциаль куркыныч булуын АКШның Аллергия һәм йогышлы авырулар институты директоры Энтони Фаучи игътибар итә. Шул ук вакытта Көньяк Африка табибларының мәгълүматлары омикрон-штамм аркасында пандемиянең кискен фазасын тәмамлау мөмкинлеген искәртә.  

ТИ

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев