Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вероника Кузнецова Салаватның кәҗәләре белән төшкән клибын күрсәтте

Салават хуҗалыгындагы кәҗәләр дә популярша башлады. Алар тагын бер клипта төшеп ята.

Моңа кадәр кәҗәләр Салават концертында режиссер Марсель Мәхмүтов тавышы белән «сөйләшкән» иде инде.

Сөтлебикәләр Камал театры сәхнәсе экраннарына бу елның август аенда гына «күтәрелсә дә», аларны тагын зур экраннарда күреп булачак. Бу юлы Салават кәҗәләре «Ямьле» төркеменең клибында катнаша.

Клипны төшерү мизгелләрен «Ямьле» төркеме солисткасы Вероника Кузнецова күрсәтте. Күренешләрдә Салаватның кәҗәләре генә түгел, артист үзе дә кырын салган түбәтәйле образда катнаша. 

Салават укыткан күпме җырчы бүгенге көндә сәхнә түрендә. Алар остазларын мактап кына тора. «Ямьле» төркемендәге Алинә Давыдова да Салават белән бергә эшләгән бэк-вокалистка. Оста укытучыдан бар да була, хәтта кәҗәдән дә артист ясый булып чыга бу очракта. Салават сөтлебикәләрен зур экраннарда көтәбез.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев