Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Венера Карпова: "Мөмкин булса, бу дөньяга яңадан туар идем"

Сарман районының Түбән Чыршылы авылында яшәүче Венера Карпова үз хисләрен шигырьләр аша җиткерә

Фотода: Венера Карповага 4 яшьләр чамасы, әбисе белән.

Киндер бистәр

Минем әтием укытучы,
Укучысы — әнием.
Сыңар куллы, кадерлесе —
Була минем әбием.

Сабыеның моңсулыгын
Күңеле белән күргән.
Икенче кулы урынына,
Муенына бистәр элгән.

Кызыл башлы киндер бистәр,
Бизәкләре шакмаклы.
Әби белән икебез
Сине ташлаячакмы?!

Киндер бистәргә тотынып, 
Мин үрмәләп менгәнмен.
Яратуны сизенгәнмен,
Әнием дип, белгәнмен.

Тугыз аем тулар-тулмас, 
Тәпи йөреп киткәнмен.
Кружкадан кишер суын,
Үзем тотып эчкәнмен.

Мине асып йөри торгач,
Муеның да талгандыр.
Кишер суы ясый-ясый,
Сыңар кулың аргандыр.

Хәтеремдә дәдә-түтигә,
"Әти-әни" дигәннәрем,
"Нинди дәү үскән", дип,
Күтәреп йөргәннәре.

Истә әле, биш яшемдә
Табак-савыт юганым,
Чистартып бәрәңгене,
Пешерергә салганым.

Өстәлебез тулы ризык, 
Самавырыбыз чыжлый,
"Бәхетле без, балам", — дип,
Әби башымнан сыйпый.

Өй түрендә — киндер бистәр,
Кызылдыр шакмаклары.
Әле безне алда көтә
Тормышның шатлыклары.

Мөмкин булса, бу дөньяга
Яңадан туар идем,
Әбиемнең өзелгән кулын,
Ялгап та куяр идем.
 
  

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев