Венера Аитова ирен үзенчәлекле итеп туган көне белән котлаган
Фото Венера Аитованың социаль челтәрдәге битеннән.
Журналист, телетапшырулар алып баручы Венара Аитова (Иванова) хәзерге вакытта декрет ялында. Ул бер-бер артлы туган ике улын – Гомәр белән Гаязны тәрбияли. Бүген ул социаль челтәрдәге битендә ире Динарны туган көне белән котлаган.
«Синең көнең белән, бәгърем!» – дип язган ул видео астына. Видеода күренгәнчә, күпсанлы ак шарларга гаилә белән төшкән фотолар беркетелгән һәм фотога матур теләкләр язылган.
«Бәгърем, бүген – синең көн», «Безнең бәхет безнең кулда», «Мин сине яратам», «Без – сине иң нык яратучылар», «Син – иң көчлесе», «Син – иң ышанычлысы», «Гаилә бәхете» дигән сүзләр бар анда.
Матур теләкләргә Венераның виртуаль дуслары да кушылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев