Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ватан сакчысы, дигән горур исемне йөртүче карендәшебез

Зәй районының Кадер авылы егете Юдин Артём Альбертович 2019 нчы елны Яр Чаллы шәһәре Л. Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумына электрик һөнәре белгечлегенә укырга керә.

Үзен актив студент итеп таныта, төрле чараларда, аеруча спорт ярышларында актив катнаша. 2023 нче елда техникумны тәмамлагач, үз теләге белән көзге чакырылышта армия сафларына китә. Бүгенге көндә Нижегородск өлкәсе Саров шәһәренең Берещино поселогында Росгвардия гаскәрендә хезмәт итә. Бу хакта Зәй офыклары газетасы хәбәр итә. 

— Һәр сау-сәламәт егет армия сафларында хезмәт итәргә тиеш, мин дә армиягә барам, дип хыялланып йөрде Артем. Менә 4 ай вакыты узып та киткән. Телефон аша гел аралашып торабыз, аның тавышын ишетү — бик зур сөенеч. Хезмәтеннән зарланмый, — ди әнисе Татьяна ханым.

Ватанны саклау, халыкның азат һәм тыныч яшәешен тәэмин итү өчен армиядә хезмәт итү, тәвәкәллек һәм батырлык күрсәтү — һәр ир-егетнең бурычы. Артемның да, солдат мәктәбен горур узып, туган якларга исән-сау кайтуын теләп калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев