Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Валерий Газзаев: Керәшеннәр турында барысына да сөйләячәкмен

Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләт эшләре буенча комитет җитәкчесе Валерий Газзаев Казанда керәшеннәр белән очрашты

Яков Емельянов исемендәге культура үзәгендә узган очрашуда Россия Дәүләт Думасы депутаты Валерий Газзаев бу бинаны Россия керәшеннәренең берләшү үзәге, дип атады.

Үзәкнең директоры Людмила Белоусова РФ Дәүләт Думасы депутатын Татарстан керәшеннәренең тормышы, Россия буйлап сибелеп яшәүче карендәшләребез, мәдәни үзәкнең эшчәнлеге белән  таныштырды. Керәшен мәдәниятен кунакка "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле күрсәтте. “Мәдәни үзәк бик заманча. 100 еллык тарихы булган бинага бер дә охшамаган. Бу үзәк - бөтен Россия керәшеннәренең берләшү үзәге”, - дип белдерде Валерий Газзаев.

 

Очрашудан соң, Валерий Георгиевич керәшеннәрнең кунакчыл, киң күңелле, кешелеклелек сыйфатлары булган халык булуын ассызыклап узды. "Барысына да керәшеннәр турында сөйләячәкмен", - дип уйлары белән уртаклашты Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләт эшләре буенча комитет җитәкчесе Валерий Газзаев.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

Бу очрашу турында тулырак “Туганайлар” газетасының 2020 елның 24 сентябрь  санында укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев