Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вадим Захаров: "Ходай сәламәтлектән аермасын" Видео

Татарстанның атказанган артисты, яраткан карендәшебез Вадим Захаров үткән атнада үзенең Инстаграм социаль челтәренә Республика клиник хастәханәсендә капельница астында яткан фотоларын куйды. Борчылып үзенә шалтыраттык, тиздән 4 февральдә Казан Филармониясендә Вадимның юбилей концерты бит.

- Әйе, ун көнләп больницада ятып чыктым. Ай-хай читен икән авырып яту, берәүгә дә язмасын, барыбызның да сәламәтлекләр нык булсын. Хәзер барысы да яхшы, мәш килеп юбилей концертыма әзерләнәм, - дип телефоннан тынычландырды Вадим.

Чыннан да, карендәшебезнең сәхнәгә менүенә ун ел уңаеннан, зур кичә әзерләнә икән. Ун ел буена бергә эшләгән дуслары, киңәш биргән остазлары да чыгыш ясаячак. Яңа керәшен җырлары да әзерләгән. Хәния Фәрхинең якты истәлегенә багышлап, мәрхүмәнең репертуарыннан да бик моңлы җыр өйрәнгән. Хәния Фәрхи исән чакта, зур хөрмәт белән Вадим әлеге җырны башкарырга ризалык алган булган. Репетиция вакытын видеога төшереп куйгач та, Инстаграм кулланучылары бик җылы кабул иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев