Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Уйланып карыйк әле: борынгылар бу сүзләрне кемгә атап әйткәннәр?

Борынгы әби­бабайлардан бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән халык авыз иҗаты бар. Әйтемнәр – тел бизәге, кыска гына булсалар да, үткен мәгънәне белдерәләр

Атасы карлыган ашаган булса, балаларының да теше камашыр.

Атның начары тайга иярер, тайның җакшысы атка иярер.

Байдан акмаса да тама.

Җарлы кешенең акчасын начар тауар бетерә.

Маллы белән даулашма.

Коега төкермә, суын эчәрсең.

Әйләнә-җүнең җау булсын, өй эчең сау булсын.

Әйтмәгән сүз – алтын, әйтелгәне – көмеш.

Булмас җортка бөкре туган.

Җорт тотуы – җон тетүе түгел.

Килен салмасы кыек була.

Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла.

Өе бөек, өйрәсе сыек.

Өендә өйрәсе юк, кешедән боткасын эзли.

Эшли белсәң, эш үзеңне өйрәтер, эшли белмәсәң җөдәтер.

Эшлисе килмәгәннең эче авыртыр, җокысы килер.

Кашыгы белән туйдыра, сабы белән төртә.

Коры кашык авызны җырта.

Атын урлаткач, сараен бикли.

Бер атка ике камыт кигертмиләр.

Тәвәккәлләгән таш җоткан.

Тиле дигән саен, тигәнәк буе сикерә.

Урта тиле – атын мактар, үтә тиле хатынын мактар.

Сукыр тавыкка бар да бодай.

Вакытсыз чәчәк җарылмый.

Белемнекне күтәреп җөрмиләр.

Былтыр үлгән җабалакның быел исен чыгарма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев