Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Усы мәктәбендә – мәрхәмәтлелек акциясе

7 декабрьдә Мөслим районының Яңа Усы авылы мәктәбендә, инвалидлар ункөнлегенә багышлап, тәм-том ярминкәсе уздырылды

Ярминкәдә Мөслим муниципаль районы башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, җирлек җитәкчелеге, укучылар, мәктәп укытучылары һәм башкалар катнашты. Ул “Игелек кыл” дигән класс сәгате белән башланды.

Усы мәктәбендә ныклы бер традициягә әйләнгән бу мәрхәмәтлелек акциясендә  укучылар үзләренең әти-әниләре белән бергәләп пешергән ризыкны саттылар.

  Ярминкә барышында тәм-том сатудан кергән акча, күптәнге гадәт буенча, тумыштан инвалид авылдашлары Илинага ярдәм буларак бирелде. Шулай ук, инвалидлар Иван Сергеев, Тамара Тазова, Галия Вәлиева, Сирина Кондратьевага да адреслы ярдәм күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев