Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Уртабагражлылар “Әйлән-бәйлән”дә катнашалар

Зәйдә онытылган бәйрәмнәрне, гореф-гадәтләрне, йолаларны барлау, халкыбызның күңел бизәкләре белән якыннан танышуга игътибар зур.

Соңгы елларда районыбызда онытылган бәйрәмнәрне, гореф-гадәтләрне, йолаларны барлау, халкыбызның күңел бизәкләре белән якыннан танышуга игътибар арта бара. Бу максаттан районда “Әйлән-бәйлән” фестивале оештырылды. Урта Баграж  авылы мәдәният хезмәткәрләре дә  керәшен халкының йола, гореф-гадәтләрен саклау, яңарту, аларны яшь буынга җиткерү максатында зур эш алып баралар. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр фестиваль кысаларында Питрау бәйрәмен сәхнәләштереп күрсәттеләр.

...Питрау көн. Яшьләр җыелышып Кашкатауга  бәйрәмгә барырга әзерләнә. Аңа кадәр болынга барып, чәчәкләр, үләннәр җыялар. Чөнки бит Питрауга кадәр үләннең шифасы – чәчәктә, Питраудан соң – тамырда, диләр. Менә Кашкатау итәгендә уеннар, җыр-бию башлана.  Такмак әйтеп бию, санамышлар әйтеп ярышу, тизәйткечләрне кем күбрәк белә һәм дөрес итеп әйтеп бирә... Болар барысы да бәйрәм барышында яңгырады. “Капкалы” уены заманча төсмерләр кертеп сәхнәләштерелде.

“Буыннан буынга күчә торган  йола, гореф-гадәтләребез вакытлар узу белән һич тә әһәмиятләрен югалтмыйлар, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына. Без элекке Питрау бәйрәмендә уйнала торган уеннарны яшь буынга, халыкка җиткерүне максат итеп куйдык.  Фестивальдә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Алар шәхси вакытлары белән исәпләшмичә, һәркөнне эштән соң репетицияләргә йөрделәр”, -ди  мәдәният йорты җитәкчесе Лариса Кузьмина.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев