Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Урта Баграж авылында яшәүче Фая Краснова үзләренең нәсел тамгасы турында сөйләде

Керәшеннәрдә әлеге вакытка кадәр игътибардан читтә кала биргән, әмма кыйммәтен һич тә югалтмаган уникаль мирас бар. Ул – нәсел тамгалары.

Андый тамгаларны элек «җир тамгасы» дип тә йөрткәннәр. Алар белән элек урман, печәнлек, көтүлек һәм басу чикләрен дә билгеләгәннәр. Аларны, гадәттә, чик буендагы имән баганага чокып ясый торган булганнар. Тамгалар төрле документларда, гаризаларда, ярлыкларда да күрсәтелгән. Бу очракта ул имза ролен үтәгән. Ыру тамгаларының кайберләре зиратларда хәзерге вакытта да саклана.

Тик аларның шактыеның инде кайсы нәселгә караганлыгы билгеле түгел. Агач материал черү сәбәпле, качларда язылган фамилияләрне уку кыен, ә кайберләрендә ул бөтенләй язылмаган.

Зәй районының Урта Баграж авылында яшәүче Фая түти безгә үзләренең нәсел тамгасы фотосын юллаган

«Бу минем бабайның әнисенең качындагы ыру тамгасы. Укый, яза белмәүчеләр үзләренең кайсы нәселдән икәнлеген аңлаган, подпись урынына йөрткән. Элек бит фамилия булмаган. Алар болай бер ни дә аңлатмыйдыр дип уйлыйм, кемдә тырма, кемдэ сәнәк ише сызыклар була», — диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев