Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Урәсбаш авылы балалар бакчасы мөдире Любовь Павловага мәгариф өлкәсендәге югары бүләк тапшырылды

Кукмарада мәгариф хезмәткәрләренең традицион август конференциясе узды.

25 август Кукмара районында мәгариф хезмәткәрләренең традицион август конференциясе узды. Аның кысаларында киләчәк уку елына планнар, үзгәрешләр турында фикер алышу булды. Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм мәгариф хезмәткәрләре үзара тәҗрибә уртаклашты. Шулай ук, узган уку елы нәтиҗәләре буенча укытуда югары күрсәткечләргә ирешкән педагоглар бүләкләнде. 

Урәсбаш авылы балалар бакчасы мөдире Любовь Николаевна Павлова Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан "Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен" күкрәк билгесен алды. Ә Үрәсбаш балалар бакчасы яңа уку елына әзерлек буенча 3 урынга лаек булды.

Любовь Николаевна һәм Үрәсбаш авылы балалар бакчасы хезмәткәрләрен уңышлары белән котлыйбыз. Алга таба да югары нәтиҗәләргә ирешергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев