Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Укучыларга – җыр аша патриотик тәрбия

Казан шәһәренең 4нче гимназиясендә танылган җырчы Лидия Әхмәтова һәм аның укучылары Җиңү бәйрәменә багышлап, концерт куйдылар.

5 майда оештырылган ул концертта Россиянең – атказанган, Татартсанның халык артисты, профессор Лидия Әхмәтова һәм олы тәҗрибәгә ия бу остаз җитәкчелегендә җыр серләрен өйрәнүчеләр катнашты.

Гимназистлар "Огонек", Синий платочек", "Смуглянка" кебек сугыш чоры җырларын игътибар белән тыңладылар.

Укучылар каршында Г.Тукай исемендәге филармония солисты Аделя Мозаффарова, бик күп конкурслар лауреаты, джаз-оркестрга йөрүче 13 яшьлек Наилә Славина, "Адымнар" мәктәбендә белем алучы 10 яшьлек Амелия Әхмәтова (җырчы белән фамилиядәш) һәм башкалар чыгыш ясады.

Лидия Әхмәтова думбырада үзе уйнап, үз авыллары көен – "Аерылышу"ны җырлады. Бу җыруны Лидия Алекссевнаның бабасын Герман сугышына озатканда әбисе җырлаган булган. Ул балаларга шул хакта сөйләде. Шулай ук, быел Бөек Ватан сугышында җиңүнең 87нче язы җиткәнен искәртеп, хәзерге буын тыныч тормышта яшәсен өчен, бабайларның сугыш кырында батырларча сугышканын, фашистларны җиңеп илгә азатлык китергәннәрен аңлатты. Ватан, патриотлык төшенчәләренең бүгенге көндә бигрәк тә мөһимлеген искәртеп, укучыларны тыныч тормыш кадерен белергә, үз илебезне яратырга, аның чын патриотлары булырга чакырды.

Танылган җырчының үзе җитәкли торган "Сәлам" ансамблендә шөгыльләнүче Эдуард Данилов белән бергәләшеп думбырада уйнап җырлауларын да гимназия укучылары яратып тыңладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев