Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тукай районының Мәләкәс авылында төзекләндерүдән соң мәдәният йорты ачылды

Аны ачу тантанасына район җитәкчеләре килде, шушы авылда туып үскән күренекле кешеләр кайтты

Аны ремонтлау өчен республика бюджетеннан 27миллион сум акча тотылган. Мәдәният йорты бик матур, заманча, бөтен уңайлыклары булган бинага әйләнгән. Аны ачу тантанасына район җитәкчеләре килде, шушы авылда туып үскән күренекле кешеләр кайтты. Район башлыгы Фаил Камаев мәләкәслеләрне мәдәният йорты ачылу белән тәбрикләде, авыл халкы бирегә килеп ял итәр, рухый азык алыр диде. Мәләкәс егете Иван Алексеевич Еремиев Санкт-Петербургта прокурор урынбасары булып эшли, ул мәдәният йортында төзекләндерү эшләренә үз ярдәмен керткән, эшнең барышы белән кызыксынып торган. Иван Алексеевич якташларын шушы олы тантана белән тәбрикләде, мәдәният йортына караоке бүләк итте. Фаил Камаев аның үзенә дә рәхмәт йөзеннән рәхмәт хаты тапшырды. Мәләкәстә яңадан ачылган ммәдәният йорты сәхнәсе гөрләп торды, анда авыл үзешчәннәре белән бергә район артистлары, балалар ансамблләре дә чыгыш ясадылар.

Якты юл

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев