Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Биш мәктәбендә ачылачак музейда бер экспозиция карендәшебез Николай Дунаевка багышланачак

Февраль аенда Зәй районының Түбән Биш мәктәбендә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай премиясе иясе Рабит Батуллага багышланган музей ачарга җыеналар.

Музейнең бер экспозициясе – Россиянең – атказанган, Татарстанның халык артисты, Түбән Биш мәктәбендә белем алган карендәшебез Николай Дунаевка багышланачак.

Николай Дунаев 1937 елның 3 маенда Татарстанның Зәй районы Әхмәт авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Төрле планда төп рольләр башкаручы киң диапазонлы танылган артист. Күп кенә сәхнә образларыннан аның иҗади йөзенә хас булган ягымлы зыялылык бөркелә, берүк вакытта алар көчле кичерешләр һәм хисләргә тулы эчке киеренкелек, ышандыру көче белән сугарылган. Актерлык хезмәте белән бергә театр өчен пьесалар тәрҗемә итте. Казан мәдәният һәм сәнгать университетында актерлык осталыгы буенча укытты.

 

Узган ел мәктәп коллективы Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән проектта катнашып грант ота. Әлеге проект Түбән Биш мәктәбен тәмамлаган Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә ия булган шәхесләр язучы Рабит Батулла, Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Николай Дунаевлар иҗатын тирәнтен өйрәнүгә этәргеч бирә.

Фото: "Зәй офыклары".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев