Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Юшады авылында Яңа елны матур каршылаганнар - фото

Минзәлә районы Түбән Юшады авылыннан клуб мөдире Наталья Черкасова хат юллаган.

"31 декабрь көнне Минзәлә районы Түбән Юшады авылында Яңа ел кичәсе гөрләп үтте. Кичә театральләштерелгән бүлектән башланып китте һәм күңелле конкурслар, җырлар, биюләр белән үрелеп барды; лотерея уены уйнатылды. Ә инде кичәнең азагында, барлык җыелган авыл халкы, кайткан кунаклар, бәйрәм салюты карадылар. Бу матур мизгелне, безнең бер чарабызга да битараф булмаган даими спонсорыбыз, авылыбыз егете, Артем Арзамасов оештырды. Өченче ел рәттән инде бәйрәм салюты безнең кечкенә генә булса да авылыбызга ямь өстәп, халыкны куандырды.
Һәр елдагыча, Кыш бабай авылыбыздагы хөрмәткә ия өлкәннәрне котлады. Бу юлы да 2019 елда 80 яшьләрен тутырган Владимир дәдәй Толстовка, Марфа түти Казанцевага, Тамара түти Никитинага үзенең бүләкләрен тапшырды.
Шулай ук, 2019 елның декабрь аенда 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтүче Викторовлар гаиләсе Юзь дәдәй белән Раиса түти дә котлауларга һәм бүләкләргә лаек булдылар.
Шушы кичәне кызыклы итеп оештырыга булышканнары өчен, матди ярдәм күрсәткән спонсорларыбызга, оештыручыларга, клуб хезмәткарләренә авыл халкы зур рәхмәт белдерә", - диелә әлеге хәтта. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев