Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тау буена салынгандыр безнең авыл

Элек һәм хәзер дә Урта Баграж халык телендә Түбән авыл дип йөртелә. Сәбәбе, әлбәттә, авылыбыз һәм өч чакрым өстәрәк урнашкан Югары Баграж (аны да Югары авыл дип йөртәләр) авылы аша саф, мул сулы инеш агудандыр.

Урысча «Багряжка» дип аталган әлеге инеш таулар тезмәсе, шул исәптән үлән дә үсми торган текә «Кызыл яр» тавы астыннан үтеп, авылыбызның уртасы тирәсендә аны аркылы кисеп, юлында «Чуал», «Бурсык», «Сарсаз» кебек кечкенә инешләрне һәм күп кенә чишмәләрне ияртеп, шактый киң һәм мул сулы

елга булып ага. Безнең малай чагыбыз шушы инеш буенда, чирәмлектә бәбкә саклап, суында таш астыннан балык тотып үтте.

Авылыбызның төньягында текә таулар сузылып киткән. Таулар өстендә зур булмаган мәйданнарда басу-кырлар җәелеп ята. Авыл каршындагы тау «Каршы тау» дип исемләнгән. Әлеге таулар артында, параллель рәвештә икенче тау тезмәләре урнашкан. Аларны «Төбәк», «Көек» дип атаганнар. Бу таулар астында «Торна сазы» дип исемләнгән сазлык бар, «Бурсык» дип аталган инеш ага. «Төбәк», «Көек» тау өсләре буйлап көнчыгыштан көнбатышка калын, катнаш кара урман сузылып киткән. Малай чакта әлеге тау битләрендә без язларын сыер-сарык көттек, кышларын чана-чаңгыда шудык.

Авылыбызды әле бүген дә башка бер урында да очрамый торган фамилияләр яшәп килә. Тавлинов - таулык, Бутаков - ботак, Кондрабаев - Кондыр (дөньяда иң зур бөркет исеме) бай, Тазов - таз сүзләреннән алынган. Поп аларның урысча нинди мәгънә аңлатуын белми торып, нигә алардан фамилия ясарга тиеш соң? Мондый фамилияләргә охшаш фамилияләр Югары Баграж һәм Сарсаз Баграж авылларында да күп. Мәсәлән, Тукмачев - токмач, Урамов - урам, Утяганов - үтәгән, Минеев - миң, тагын урысча берни аңлатмый торган Салашев, Тугашев, Тазиров, Биканов. 

Иван Глухов,  «Халкым минем - керәшен» китабыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев