Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татьяна Афанасьева «Татарстанның Мактаулы сәламәтлек саклау хезмәткәре» билгесе белән бүләкләнде

Татьяна Афанасьева Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында яши.

35 ел гомерен медцина тармагында эшләп, районнан да, сәламәтлек министрлыгыннан да Мактау грамоталары, бик күп бүләкләр алган изге җанлы кеше ул. Шушы көннәрдә генә аңа хезмәтен бәяләп,  «Татарстан Республикасының Мактаулы сәламәтлек саклау хезмәткәре» билгесе бирелде.

«Мин күп еллар Көлкәмәрдә эшләдем,  ике ел элек, ФАП бетерелгәч, туган авылым Керәшен Сәрдәсенә күчтем. Бездә халык бик әйбәт, хезмәтемнән бер дә зарланмыйм. Һәр йортның кешегә сөйләмәс серләрен, авыруларның тарихын беләм. Шулкадәр якын итәләр, һәркайсы туганым кебек, кешеләр белән гел җылы мөнәсәбәттәмен. Без бит медицина хезмәткәре генә түгел, психолог ролен дә үтәүчеләр. Медцина тармагында стажым 35 ел эшлим. Мин беркайчан да һөнәремне сайлауда үкенмим. Дөресрәге, без һөнәрне түгел, ул безне сайлагандыр диясем килә. Ирем Иван белән ике бала үстердек. Ул тракторчы булып эшләде. Өйдә маллар асрыйбыз, бакчабыз зур, барысына да өлгерергә тырышабыз. Алай гына түгел, ансамбльгә дә йөрим, спорт белән шөгыльләнергә дә, төрле конкурсларда һәм йөгерү, йөзү буенча спартакиадаларда катнашырга да җитешәм. Әле эрләү, бәйләү, чигүгә дә вакыт калдырам», — дип сөйләде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев