Татарстанда пәнҗешәмбегә +18 градуска кадәр җылыта
Хәбәрләр

Татарстанда пәнҗешәмбегә +18 градуска кадәр җылыта

Синоптиклар көндезен 9-14 градуска кадәр, республиканың көнчыгыш районнарда +18 градуска кадәр җылылык булырга мөмкин булуы турында белдерде

Пәнҗешәмбе, 14 апрельдә, Татарстан көньяктан килә торган циклон һәм аның атмосфера фронтлары йогынтысы астында булачак. Гидрометеорология үзәге белгечләре яңгыр явасын фаразлый. Төнлә һава температурасы 1-6 градустан югарырак булачак. Синоптиклар көндезен 9-14 градуска кадәр, республиканың көнчыгыш районнарда +18 градуска кадәр җылылык булырга мөмкин булуы турында белдерде.

Алдан фаразлаулар буенча, җомга көнне яңгырлы һава торышы саклана. Көндезге температура 6-11 градустан югарырак булачак.

Шимбә, 16 апрельдә, урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал. Көндез һава +9°...+14° кадәр җылыначак.

ТИ

Фото: pixabay.com

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев