Татарстанда Covid-19 авыруы кискен тын юллары авырулары (ОРВИ) кебек җиңел формада уза
Хәбәрләр

Татарстанда Covid-19 авыруы кискен тын юллары авырулары (ОРВИ) кебек җиңел формада уза

Яңа коронавирус инфекциясенең авыр очраклары санаулы гына.

Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

«Covid-19 белән авыручылар арта. Әмма иң мөһиме, без аның авыр формалары артуын күрмибез», - дип сөйләде республика буенча баш санитария табибы.

Патяшина искәрткәнчә, пандемия чорында каты авыручылар күп булган, ә аннары вирус мутацияләнгән һәм җиңелрәк формада уза башлады.

«Шуңа күрә бүген без яңа коронавирус инфекциясеннән ниндидер куркыныч күрмибез. Үсеш бар, әмма эпидимия сезоны да башланды. Без искитәрлек бернәрсә дә теркәмибез», - диде ул.

Татар-информ

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев