Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда бер атналык «Онлайн Питрау» бәйрәме башланды

Аны Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк үткәрә

«12-17 июль көннәрендә Яков Емельянов исемендәге үзәк „Онлайн Питрау“ әзерли. Онлайн чараларны Керәшен үзәге һәм „Туганайлар“ социаль челтәрләреннән карап була», — дип игълан итте «Татмедиа» бинасында оештырылган «Питрау җыены — җәй җәме» күргәзмәсе ачылышында "Туганайлар" газетасы баш редакторы Юлия Губина.

Республика күләмендә Питрау бәйрәме 17 июльдә Мамадыш районы Җөри авылында узачак. Бәйрәмгә Татарстан районнары, Башкортстанның Бакалы, Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк, Чибәркүл районнарыннан, Самара, Оренбург өлкәләреннән, Удмуртия республикасыннан һәм керәшеннәр күпләп яши торган төбәкләрдән фольклор ансамбльләре киләчәк, ди оештыручылар.

Яшь кызлар елдагыча «Керәшен чибәре» бәйгесендә катнашачак. «Питрау җыены — җәй җәме» күргәзмәсе ачылышында чыгыш ясаган Марина Тараканова быел «Керәшен чибәре»ндә өченче тапкыр катнашуын әйтте. Аның әйтүенчә, бәйгедә кызлар визитка күрсәтә, иҗади чыгыш ясый, бии, районнарның гореф-гадәтләрен таный һәм белеп ала.

«Элек гореф-гадәтләрне районнардан кешеләр килеп күрсәтә иде һәм визитканы чыгып үзебез сөйли идек, ә быел алар экранда видео форматта күрсәтеләчәк», — дип аңлатты Марина Тараканова.

Чыганак

Бу темага безнең сайтта материаллар:

Керәшен үзәге "Онлайн Питрау" үткәрә

Керәшен үзәге "Онлайн Питрау" үткәрә

Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/kershen-zge-onlayn-pitrau-2021-tkr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев