Татарстан Республикасы Рәисе Мәгариф һәм фән министрлыгының штаттагы хезмәткәрләре санын арттырды
Хәбәрләр

Татарстан Республикасы Рәисе Мәгариф һәм фән министрлыгының штаттагы хезмәткәрләре санын арттырды

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында дәүләт гражданлык хезмәте вазифалары саны 154тән 156га кадәр арттырылды. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указны имзалады.

Шул ук вакытта, республика бюджетыннан финанслана торган вазифалар саны 108дән 110га кадәр артты. Республика Мәгариф һәм фән министрлыгындагы 46 хезмәткәрнең эше хәзер дә федераль бюджеттан финансланачак.

Шуның белән бергә, ТР Яшьләр эшләре министрлыгында вазифалар саны шул ук указ белән 44тән 42гә кадәр киметелде.

Моннан тыш, документ ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы структурасын да үзгәртә. Аңа тиешле схема билгеләнгән.

Штат расписаниесенә төзәтмәләр ведомствоның «эшчәнлеген камилләштерү максатында» кертелә. Указ имзаланган көненнән үз көченә керде.

Татар-информ

Фото: © Указ документыннан скриншот

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев